Стихи для мамы на татарском языке


Стихи о маме на татарском языке

«Елатмагыз әниләрне»

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз тебәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

Әнкәй.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам- әнкәй куңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Авырсаң янда тора ул.

Төн буе керфек какмый.

Ул саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.

Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

***************************************************************

Минем әнием Гөлназ

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Сеңлем белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыруга

Тагын эшкә йөгерә.

******************************************************************

Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?

Бүген "5”ле алып кайттым,

Кичә идәннәр юдым.

Әниемне сөендергәч,

Уңышлы була юлым.

Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием Гәүһәрия.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Башымны ия-ия.

Минем дә әни әйбәт,

Сөйли белми бер гайбәт.

Әниләрне хөрмәтләү-

Монысы яхшы гадәт!

Тырыш бул, яме, улым,-дип

Озата ул мәктәпкә.

Май булып ята аны

Әйткән сүзе йөрәккә.

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

Кайчакларда әле әни

Ачулангалап куя.

Аның күз яшен күрү-

Йөрәкләремне уя.

Сыңар канатлы әнием,

Игелек күрә күр бездән.

Бәхетле бул һәрвакыт,

Очкын бетмәсен күздән

Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

Бәйләргә бик тә хәвәс

Чигәргә дә ул әвәс.

Әниемнең кулы алтын,

Эшләмәгән эше әз.

Әни бәйләгән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.

Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

ддддддд

Минем әни иң назлысы, ягымлысы,

Минем әни иң әйбәтне, иң матуры.

Җырлар көйләп, эшләр эшләп көннәр буе

Йөри өйдә, әйтерсең лә кояш нуры.

Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Гел күрәсем килеп тора әниемне

Көтеп торам тизрәк өйгә кайтуыңны

Бер елмаеп "Улым”диеп әйтүеңне,

Ничек кенә әйтеп бирим сагнуымны.

Матур да син, назлы да син, якын да син

Шуның өчен яратам бит үзеңне мин.

Очар коштай канатланып кайтам өйгә

Бик тиз генә куеныңа сыеныйм мин.

Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.

Дөньяда иң яхшы кеше

Һәркемнең дә үз әнисе.

Сабыйларын үстергәнче

Әле аңа күп "биисе”

Тәмле аш та, назлы сүз дә

Көтәбез без әниләрдән.

Әни түзә, сабыр итә

Яшь чыкмасын тик күзләрдән!

Нәни генә уңышка да

Чын күңелдән сөенүче.

Авырганда безнең өчен

Чын күңелдән көенүче.

Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче!

Рәхмәт Ходам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!

Зур сынаулар сиңа тормыш

Җибәрсә дә, кызганмыйча,

Түзем булдың, сабыр иттең

Кала белдең югалмыйча.

Ике энем белән мине

Гел яхшыга өйрәтәсең.

Әби-бабаема да син

Гел ягымлы эндәшәсең.

Рәхмәт, әни, рәхмәт сиңа!

Бик бик яхшы булганыңа

Киң күңелле, мәрхәмәтле

Итагатьле булуыңа!

Әниләрне саклыйк!

Әниемнең эше-иң изге эш,

Әниемнең сүзе - иң назлысы.

Әнием кулы - иң йомшагы,

Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы!

Авыр сүзне әйтмик әниләргә

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне саклыйк , яратыйк

Калсын әле алар гел күркәм!

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

ӘНКӘЙ.

Күзләреңне тутырып карыйсыңдыр

Балам кайтмыймы дип юлларга.

Озак күрешмәскә туры килсә,

Белмисеңдер ниләр уйларга.

Гафу ит син, әнкәй, гафу ит син

Миннән озак хәбәр килмәсә.

Кичер әнкәй , әгәр вакытында

Кайтып хәлләреңне белмәсәм.

Кайгырма син , әнкәй, кайгырма син

Юкка чәчләреңне агартма.

Бер кайтырмын әле синең янга

Өметеңне генә югалтма.

ӘНИЛӘР

Жир йөзендә әниләрдән якын

Изге , мәрхәмәтле, рәхимле.

Олы жанлы затлар бармы икән?

Я , әниләр, шуны әйтегез.

Котлы булсын сезнен бәйрәмегез

Матур булып атсын таңыгыз.

Кайгы -хәсрәт күрми яшәгез сез

Хөрмәт итсен сезне балагыз.

Сез, әнилэр, бала өчен кояш

Алар өчен тормыш яме сез.

Бу дөньяда һәрчак үрнәк булып

Шул балалар өчен яшисез.

Авырганда күкрәгенә кысып

"Жан жимешем, йөрәк пәрам- дип

Чын күнелдән борчылучы кеше

Һәркем белә : сез әниләр бит!

Әнкәй.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам- әнкәй куңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Авырсаң янда тора ул.

Төн буе керфек какмый.

Ул саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.

infourok.ru

Әни - Стихи на татарском языке

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Лилия Гиматдинова

*****

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Люция Аблеева

*****

Әнкәй булмый үткән заманда

Күпме еллар үтте, сулар акты,
Киткәнеңә безнең арадан.
Әлегәчә сыкрый, каны тама,
Йөрәктәге тирән ярадан.

Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,
Яши-яши генә аңладым.
Ник аларны үзең исән чакта,
Дога итеп үземә алмадым?

Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,
Тик кырыкта җитә аң булып?
Ә бүген ул миңа кояш булып,
Һәркөн иртән туа таң булып.

Бу тормышта якын кешеләр бар,
Иң якыны миңа, син, әнкәм.
Колагымда әле яңгырап тора,
“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”

“Әннә” диеп телем ачылган да,
Әнкәй, диеп яшим һаман да.
Бүген дә бит әнием минем белән,
Әнкәй булмый үткән заманда.

Фирдат Валеев

*****

Тәмле төш

Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.

Гүя мин кайтканны көткән —
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!

Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.

Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.

Нур Ахунов

*****

Әнигә хат

Әни, көтәм сине көн дә —
Зур ишектә күзләрем.
Күрмәсәләр тәрәзәгә
Менеп басам тезләнеп.

Ник әнием ташлап киттең
Мине тугач куркудан?
Нигә әнисез чыкканмын
Бала тудыру йортыннан?

Дистәләгән еллар яшим,
Мин хөкүмәт өендә.
Башкалар кебек әниле
Булыр идем бит мин дә!

Дөньялар яктырыр иде —
Нурлы йөзеңне күрсәм.
Туйдырды инде тормышта —
Зур бина, соры түшәм.

Бер тапкыр да күрмәсәм дә
Иң кадерле кешем син!
Кочагыңда үсмәсәм дә
Сагынамын, нишлим соң?

Ташлап китәсеңне белсәм —
Тумаган булыр идем.
Артык кашык нигә булдым,
Әйтче, зинһар, әнием?

Инде күпме сүзләр яздым
Сине эзләп хатларда.
Каршыларга күп йөгердем
Апа күрсәм чатларда…

Кил әнием, ал кочаклап
Үсәсем килми ятим!..
Күздән аккан яшьләремне
Әйтче, әнием, нишләтим?

Роберт Шаймарданов

*****

Әни

Гади генә бер сүз «әни»,
Күпме аклык, сафлык анда!
«Әни» диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.
Җылы куеныңа сыенып,
Җил-яңгырны мин белмәдем
Алтын канатлы балачак
Насыйп булсын һәркемгә дә.
Сабырлыгың, түземлегең,
Кыя-тауга тиңләшерлек
Йөрәк җылың, җан рәхәтең
Җәйге кояш көнләшерлек.
Кичер, әни, чәчләреңне
Ак карларга манган өчен,
Нурлы йөзеңә борчудан
Җыерчыклар салган өчен.
Рәхмәт, әнием, бердәнберем,
Миңа гомер биргән өчен,
Бар дөньямны мәхәббәткә,
Сөю-назга күмгән өчен.

Римма Гайнанова

*****

Әнкәй җиләк җыя

Тау битендә әнкәй җиләк җыя
Кулларында — алсу чиләге.
Чиләгендә кызыл җиләгең дә
Үзем дә бит җирнең бизәге.
Талгын җилләр үбә җиләкләрен
Яфракларын читкә этәреп.
Ачуларын әйткән төсле була
Күлмәк итәкләрен күтәреп.
Алсу чиләгең дә, җиләгең дә
Алсуланып калган йөзләрең.
Күкнең зәңгәрлеге төшкән төсле
Төсен югагалтмаган күзләрең.
Тау битеннән әнкәй җиләк җыйган,
җиләкләрдән тулган чиләге.
Кызктырып күзне камаштыра
Чиләгендә кызыл җиләге.

Гузалия Файзуллина

Рәхмәтлемен әнигә

Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.

Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Әниемнең кытыршы куллары
Башларымнан әгәр сыйпаса,
Я аркамнан ипләп кагып куйса,
Я каршымда коймак майласа…

Гүя әйлэнәм мин бер сабыйга,
Бәхет баса: зуры, олысы.
Җитмеш җиде курорт бирә алмый
Әнкәй кочагының җылысын.

Йомшак мамык шәлләр бәйләп куйган,
Күзәнәге саен — ак теләк.
Күз нурларын түккән,
салган кул җылысын.
Сагынуын тезгән, җыр көйләп.

Тик йөзендә аның бетмәс сагыш,
Адым калмый, йөри озатып.
Ерак калалардан теләсәң дә,
Еласаң да булмый гел кайтып.

Озак еллар буе әйтсәк иде,
Ач ишегең, Нәнә, без кайттык.
Мең караңгы көнне балкыта бит,
Әнкәй йөзендәге бер шатлык.

Фирдания Нугаева

*****

Кайдан башлана хатын-кыз?
Сыгылмалы билдәнме,
Ак йөз, йомшак кулларданмы,
Назлы, тәмле телдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Гөл, чәчәк чагыннанмы,
Наз, иркәдән, мәхәббәттән,
Нурланган чагылданмы?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Яз ачкан бөредәнме,
Чәчәкләре серкәләнеп
Җимешен күрүдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Әнилектән башлана!
Өмет чәчә ак дөньяга,
Гөмер җебе — тантана!

Найля Аюпова

*****

Әни булу-бәхет ул

Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.

Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.

Тик бәхетләр тели баласына,
Әни бит ул үзе изге җан.
Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,
Әниләрне безгә һич кайчан.

Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Умач уам

Умач уам, чит уйларны
баштан куам,
Күңелемә чит уй кертмим,
Күз яшь түгеп, яшем сөртмим.

Умач уам әнкәй кебек,
Яннарымда тора кебек әнкәй көлеп,
Әнкәемнең юклыгы да
Йөрәгемне ала телеп.

Умач уам,аш пешерәм,
Бала чак искә төшерәм,
Әнкәйнең умач ашларын
Күңелем аша кичерәм.

Ачы катык,арыш оны
Үсәр өчен көчен биргән,
Әнкәемнең бишек җыры
Күңелемә җылы өргән.

Найля Аюпова

*****

Ана

Кырау төшкән әткәм чәчләренә…
Көмеш кунган әнкәм толымына.
Тик күзләре якты нур чәчәләр
Сөеп баккан чакта улына.

Карашары аның шундый назлы,
Әмма сагыш-моң да бар анда.
Язмышымны юрап төн йокламый,
Әйтерсең мин сабый hаман да.

Ул үпкәндә минем маңгаемнан,
Күрше кызының тавышын ишетәм:
«Биләүдәге бала булды инде…
Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!»

— Күгәрченем-күршем, ил тоткасы
Булып җиргә туган балалар
Буйга җитсәләр дә … ана өчен
Барыбер сабый булып калалар.

…Юлда тоткарланып, эштән тагын
Соңга калып кайтам бүген дә.
Нарасыен көтеп торган кебек
Көтә әнкәй капка төбендә.

Җолдас Сәетназаров
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе

*****

Ана назы

Ана назы-иртәнге чык,
Кояш сызган якты нур,
Эчкерсез йолдыз сафлыгы,
Зурлыгы-hичшиксез зур!

Ана назы-кыр гөлләре,
Баламның елмаюы,
Изгелектә үткән көнең
Имин кояш баюы.

Ана назы-тау чишмәсе,
Могҗизалы, тылсымлы,
Көне изге, юлы изге,
Рәнҗеш алмый бер кылы.

Газиз җанда ана назын
Имгәтмичә саклармын,
Гомер басып баhа куя
Хурлатмыйча аклармын.

Найля Аюпова

*****

Әниләр

Әниләр – алар иң якын,
Иң кадерле кешеләр.
Йөзләрендә җыерчыклар,
Ул — еллар салган эзләр.

Әниләрдә генә була
Кадерле, якын күзләр.
Алар гына әйтә ала
Безне юатыр сүзләр.

Әниләрнең күңелләре
Ярсыз тирән диңгезләр.
Без бәхетле алар барга,
Рәхмәт Сезгә, Әниләр!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда
Күңелләрдә кояш яктыра.

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Әнкәемнең кәшемир яулыгын
Бик еш алып бәйлим башыма,
Әнкәй карый төсле көзгеләрдән
Күзләр ошаш, ошаш кашлар да.

Күкрәгемә кысып исен исним
Әнкәй исе килә яулыктан,
Бала холкы һаман китми, никтер,
Яшем дә бит инде таулыкта.

Килеш,килбәт, карашлар да ошаш,
Аш пешерәм әнкәй шикелле,
Әнкәй кебек кенә була алмам,
Әнкәй кебек булмам сөйкемле.

Әнкәй бөеклеген кем ала алган?
Әнкәй бөеклеге — биектә.
Ошый алмам, юк мин ошый алмам
Әнкәй киемнәрен киеп тә.

Найля Аюпова

*****

Ана булган хатын — бәхетле

Җирдә фәрештәләр була диләр.
Әйе, алар әни исемле!
Саклый, алар яклый балаларын,
Исемендә булса җисеме.
Хатын-кызлар булсын фәрештәләр.
Булмагызчы, аналар, күке!
Берни җитми, берни алмаштырмый
Ана булу — иң зур бәхетне!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Бәхет ул — ана булу

Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.
Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Нәниеңнең бармакларын учта тою.
Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
Бала исе килә торган керләр юу.
Хатын-кызның төп бурычы — Ана булу!

Лилия Сәлахетдинова
*****

Җылы мич башыннан ала әнкәй
Олтан салган киез итекне.
Үскән чакта шуннан да яхшырак
Аяк кием күргән идекме?

Кып иттереп кидерә дә куя
Ике кат оекбаш өстеннән.
Кадерләдең, әнкәй, биш балаңны,
Килә алган чаклы көчеңнән.

Әле булса аңлыйм, әнкәй, син бит
Тазалыкны безнең сакладың.
Эх, кая соң әткәй олтан салган
Киез итек кигән чакларым…

Физәлия Дәүләттгәрәева

*****

Әнкәй

Әнкәй укый догалар
Аллах сүзләре алар.
Тасбиг төймәсен тарта
Пышылдап зикер эйтэ.

Ишетелә ерактан
Сүзләр чыга йөрәктән.
Эйтерсең әнкәй ятлый
Һәр сүзен ул кабатлый.

Рәхәтлек бирә җанга
Җиңеллек бирә тәнгә
Укыган догалары
Теләгән теләкләре.

Сакласын сине АЛЛА
Диеп кабатлый ана.
Тәрәзәдә күзләре
Моңсу карый үзләре

Әнкәй баласын көтә
Кайтыр дип өмет итә
Туып ускән өенә
Әнкәсенең янына.

Әнкәй сагындым диеп
Башкаен аска иеп.
Кочып алыр әнкәсен
Иң кадерле кешесен.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Ана көтә баласын

Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап
Ана көтә сагынып баласын,
Уена да кереп чыкмагандыр аның
Карт көнендә ялгыз каласын.

Иңнәрендә еллар, калтырана куллар,
Күзкәйләре моңсу, сагышлы,
Өмет итә ана, кайтыр, — диеп, бала,
Санаулы шул гомер агышы.

Догаларын кыла, ак хыяллар кора-
Имин, аман булсын баласы,
Ялгыз аналарга сабырлыклар биреп,
Тазалыклар теләп каласы.

Найля Аюпова

*****

Төшләремә бүген әнкәй керде.
Күргәнем юк иде байтактан.
Өстендәге килешле күлмәге
Күзләр камашырлык, ап-актан.
Шелтәле бер караш ташлады да,
Күрешергә теләп кул сузды.
Үреләмен генә, дигән мәлдә
Борылды да, китеп юк булды…
Әнкәй, әнкәй… һәрчак шат күңелле,
Елмаюлы,йөзе балкыган…
Күңелеңнең серен аңламауда
Гаепләрем һаман бар сыман…
Мин бит үзем… үзем синең төсле-
Йөрәгемдә ялкын йөретәм.
Бары үз җаныма яшем түгеп,
Таштай бәгыремне эретәм…
Мөлдерәмә тулы чагы була,
Гаҗиз калган чагы күңелнең…
Синең сүзләр: ”Беркем алдында да
Ахыргача бетмә түгелеп!
Читтә генә торма,курыкмыйча
Упкыннарның йөре эчендә!
Җанга иңгән тынлыкның да бары
Бөтен сере давыл көчендә.”
Мең кат өзеп,мең кат уем ялгыйм…
Ашыгулар була… уйланмый…
Ялгышулар… тормыш үзе һаман
Сынауларын бирә аямый….
Ак күлмәктән кердең төшләремә…
Шелтәләвең,әнкәй… беләм мин…
Юатмадың… дөрес сизенәсең,-
Яшем сыкмас өчен көләм мин…
Кул сузмадың… синең холык миндә-
Бары үз көчемә таянам.
Авырлыкны җиңә алып кына
Мин бәхетнең тәмен тоялам.
Борчылма син, әни, ни кылсам да
Үз җанымнан эзлим җавабын.
Үзе теләп алган… хата кылса
Йөрәк үзе татыр газабын….

Дания Закирова

*****

Әнкәй ниләр уйлыйсың

Әнкәй ниләр уйлыйсың.
Җырлыйсың да елыйсың
Төштеме әллә искә
Әллә кердеме төшкә

Авыр сугыш еллары
Ачыгып йөрүләре
Әрнүле югалтулар
Йөрәктә калды алар.

Кеп-кечкенә кыз, узең
Ничек җиткәндер көчең
Алып кайтасың көндә
Чагырдан бәйләп көлтә.

Өшегән бәрәңгене
Табалсаң бер-икене
Йөгерәсең син өйгә
Ризык булды дип , миңа.

Була ул безгә тамак
Кырып пешерсәң коймак.
Диеп эби мич яга
Бәрәңге куя аңа.

Күгәреп калган башак
Күп халык үлгән ашап.
Олысы да кечесе
Өендәге барысы.

Йөрәктә калды яра
Ул ярага юк дава.
Тетсенә шуңа күңел.
Үтеп китсә дә гомер.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Похожие стихи

nashi-stihi.ru

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

ӘЛЕГЕ ТЕМАГА БАШКА ЯЗМАЛАР:

Балага исем кушу тэртибе, бәби туе уздыру
Бала тугач гакыйка корбаны чалу
Балаларга телэклэр, котлаулар

Ниһаять энҗе бөртегедәй кызыгыз туу белән котлыйбыз сезне.
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен генә, кызсыз йортның яме дә аз. Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.
Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.

Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә!

Хөрмәтле … ханым!
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.

Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.

Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.

Якыныгызның, танышыгызның телефонына Путин үзе шалтыратып котлавын телисезме? Яисә башка кызыклы яки матур котлау сүзләре заказать итәсегез килсә түбәндәге виджет сезнең өчен. Ниләр сөйләячәген алдан тыңлап карый аласыз.

Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..

Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!

Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез.  Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!

Хөрмәтле…..!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.

Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.

Кадерле….!
«Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул булган. Колактан шатлыкка чумгансыз.

Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез. Ниһаять, энҗе бөртегедәй кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз! Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен. Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь дип тормас, бик тиз кияүгә китәр. Бирсен ходай. Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер-берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә язсын.

Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.

Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.

Үзеңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.

Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.

Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.

Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.

Бала туу хөрмәтенә дога кылу

Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.

Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл.

Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл.

Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.

ihlastan.ru

Әни – Татарские стихи. Татар телендә шигырьләр

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Лилия Гиматдинова

*****

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син – тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Люция Аблеева

*****

Әнкәй булмый үткән заманда

Күпме еллар үтте, сулар акты,
Киткәнеңә безнең арадан.
Әлегәчә сыкрый, каны тама,
Йөрәктәге тирән ярадан.

Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,
Яши-яши генә аңладым.
Ник аларны үзең исән чакта,
Дога итеп үземә алмадым?

Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,
Тик кырыкта җитә аң булып?
Ә бүген ул миңа кояш булып,
Һәркөн иртән туа таң булып.

Бу тормышта якын кешеләр бар,
Иң якыны миңа, син, әнкәм.
Колагымда әле яңгырап тора,
“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”

“Әннә” диеп телем ачылган да,
Әнкәй, диеп яшим һаман да.
Бүген дә бит әнием минем белән,
Әнкәй булмый үткән заманда.

Фирдат Валеев

*****

Тәмле төш

Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.

Гүя мин кайтканны көткән –
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!

Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.

Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.

Нур Ахунов

*****

Әнигә хат

Әни, көтәм сине көн дә –
Зур ишектә күзләрем.
Күрмәсәләр тәрәзәгә
Менеп басам тезләнеп.

Ник әнием ташлап киттең
Мине тугач куркудан?
Нигә әнисез чыкканмын
Бала тудыру йортыннан?

Дистәләгән еллар яшим,
Мин хөкүмәт өендә.
Башкалар кебек әниле
Булыр идем бит мин дә!

Дөньялар яктырыр иде –
Нурлы йөзеңне күрсәм.
Туйдырды инде тормышта –
Зур бина, соры түшәм.

Бер тапкыр да күрмәсәм дә
Иң кадерле кешем син!
Кочагыңда үсмәсәм дә
Сагынамын, нишлим соң?

Ташлап китәсеңне белсәм –
Тумаган булыр идем.
Артык кашык нигә булдым,
Әйтче, зинһар, әнием?

Инде күпме сүзләр яздым
Сине эзләп хатларда.
Каршыларга күп йөгердем
Апа күрсәм чатларда…

Кил әнием, ал кочаклап
Үсәсем килми ятим!..
Күздән аккан яшьләремне
Әйтче, әнием, нишләтим?

Роберт Шаймарданов

*****

Әни

Гади генә бер сүз “әни”,
Күпме аклык, сафлык анда!
“Әни” диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.
Җылы куеныңа сыенып,
Җил-яңгырны мин белмәдем
Алтын канатлы балачак
Насыйп булсын һәркемгә дә.
Сабырлыгың, түземлегең,
Кыя-тауга тиңләшерлек
Йөрәк җылың, җан рәхәтең
Җәйге кояш көнләшерлек.
Кичер, әни, чәчләреңне
Ак карларга манган өчен,
Нурлы йөзеңә борчудан
Җыерчыклар салган өчен.
Рәхмәт, әнием, бердәнберем,
Миңа гомер биргән өчен,
Бар дөньямны мәхәббәткә,
Сөю-назга күмгән өчен.

Римма Гайнанова

*****

Әнкәй җиләк җыя

Тау битендә әнкәй җиләк җыя
Кулларында – алсу чиләге.
Чиләгендә кызыл җиләгең дә
Үзем дә бит җирнең бизәге.
Талгын җилләр үбә җиләкләрен
Яфракларын читкә этәреп.
Ачуларын әйткән төсле була
Күлмәк итәкләрен күтәреп.
Алсу чиләгең дә, җиләгең дә
Алсуланып калган йөзләрең.
Күкнең зәңгәрлеге төшкән төсле
Төсен югагалтмаган күзләрең.
Тау битеннән әнкәй җиләк җыйган,
җиләкләрдән тулган чиләге.
Кызктырып күзне камаштыра
Чиләгендә кызыл җиләге.

Гузалия Файзуллина

Рәхмәтлемен әнигә

Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.

Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Әниемнең кытыршы куллары
Башларымнан әгәр сыйпаса,
Я аркамнан ипләп кагып куйса,
Я каршымда коймак майласа…

Гүя әйлэнәм мин бер сабыйга,
Бәхет баса: зуры, олысы.
Җитмеш җиде курорт бирә алмый
Әнкәй кочагының җылысын.

Йомшак мамык шәлләр бәйләп куйган,
Күзәнәге саен – ак теләк.
Күз нурларын түккән,
салган кул җылысын.
Сагынуын тезгән, җыр көйләп.

Тик йөзендә аның бетмәс сагыш,
Адым калмый, йөри озатып.
Ерак калалардан теләсәң дә,
Еласаң да булмый гел кайтып.

Озак еллар буе әйтсәк иде,
Ач ишегең, Нәнә, без кайттык.
Мең караңгы көнне балкыта бит,
Әнкәй йөзендәге бер шатлык.

Фирдания Нугаева

*****

Кайдан башлана хатын-кыз?
Сыгылмалы билдәнме,
Ак йөз, йомшак кулларданмы,
Назлы, тәмле телдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Гөл, чәчәк чагыннанмы,
Наз, иркәдән, мәхәббәттән,
Нурланган чагылданмы?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Яз ачкан бөредәнме,
Чәчәкләре серкәләнеп
Җимешен күрүдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Әнилектән башлана!
Өмет чәчә ак дөньяга,
Гөмер җебе – тантана!

Найля Аюпова

*****

Әни булу-бәхет ул

Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.

Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.

Тик бәхетләр тели баласына,
Әни бит ул үзе изге җан.
Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,
Әниләрне безгә һич кайчан.

Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Умач уам

Умач уам, чит уйларны
баштан куам,
Күңелемә чит уй кертмим,
Күз яшь түгеп, яшем сөртмим.

Умач уам әнкәй кебек,
Яннарымда тора кебек әнкәй көлеп,
Әнкәемнең юклыгы да
Йөрәгемне ала телеп.

Умач уам,аш пешерәм,
Бала чак искә төшерәм,
Әнкәйнең умач ашларын
Күңелем аша кичерәм.

Ачы катык,арыш оны
Үсәр өчен көчен биргән,
Әнкәемнең бишек җыры
Күңелемә җылы өргән.

Найля Аюпова

*****

Ана

Кырау төшкән әткәм чәчләренә…
Көмеш кунган әнкәм толымына.
Тик күзләре якты нур чәчәләр
Сөеп баккан чакта улына.

Карашары аның шундый назлы,
Әмма сагыш-моң да бар анда.
Язмышымны юрап төн йокламый,
Әйтерсең мин сабый hаман да.

Ул үпкәндә минем маңгаемнан,
Күрше кызының тавышын ишетәм:
“Биләүдәге бала булды инде…
Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!”

– Күгәрченем-күршем, ил тоткасы
Булып җиргә туган балалар
Буйга җитсәләр дә … ана өчен
Барыбер сабый булып калалар.

…Юлда тоткарланып, эштән тагын
Соңга калып кайтам бүген дә.
Нарасыен көтеп торган кебек
Көтә әнкәй капка төбендә.

Җолдас Сәетназаров
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе

*****

Ана назы

Ана назы-иртәнге чык,
Кояш сызган якты нур,
Эчкерсез йолдыз сафлыгы,
Зурлыгы-hичшиксез зур!

Ана назы-кыр гөлләре,
Баламның елмаюы,
Изгелектә үткән көнең
Имин кояш баюы.

Ана назы-тау чишмәсе,
Могҗизалы, тылсымлы,
Көне изге, юлы изге,
Рәнҗеш алмый бер кылы.

Газиз җанда ана назын
Имгәтмичә саклармын,
Гомер басып баhа куя
Хурлатмыйча аклармын.

Найля Аюпова

*****

Әниләр

Әниләр – алар иң якын,
Иң кадерле кешеләр.
Йөзләрендә җыерчыклар,
Ул – еллар салган эзләр.

Әниләрдә генә була
Кадерле, якын күзләр.
Алар гына әйтә ала
Безне юатыр сүзләр.

Әниләрнең күңелләре
Ярсыз тирән диңгезләр.
Без бәхетле алар барга,
Рәхмәт Сезгә, Әниләр!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда
Күңелләрдә кояш яктыра.

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Әнкәемнең кәшемир яулыгын
Бик еш алып бәйлим башыма,
Әнкәй карый төсле көзгеләрдән
Күзләр ошаш, ошаш кашлар да.

Күкрәгемә кысып исен исним
Әнкәй исе килә яулыктан,
Бала холкы һаман китми, никтер,
Яшем дә бит инде таулыкта.

Килеш,килбәт, карашлар да ошаш,
Аш пешерәм әнкәй шикелле,
Әнкәй кебек кенә була алмам,
Әнкәй кебек булмам сөйкемле.

Әнкәй бөеклеген кем ала алган?
Әнкәй бөеклеге – биектә.
Ошый алмам, юк мин ошый алмам
Әнкәй киемнәрен киеп тә.

Найля Аюпова

*****

Ана булган хатын – бәхетле

Җирдә фәрештәләр була диләр.
Әйе, алар әни исемле!
Саклый, алар яклый балаларын,
Исемендә булса җисеме.
Хатын-кызлар булсын фәрештәләр.
Булмагызчы, аналар, күке!
Берни җитми, берни алмаштырмый
Ана булу – иң зур бәхетне!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Бәхет ул – ана булу

Бәхетнең иң зурысы ул – Ана булу!
Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.
Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.
Бәхетнең иң зурысы ул – Ана булу!
Нәниеңнең бармакларын учта тою.
Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
Бала исе килә торган керләр юу.
Хатын-кызның төп бурычы – Ана булу!

Лилия Сәлахетдинова
*****

Җылы мич башыннан ала әнкәй
Олтан салган киез итекне.
Үскән чакта шуннан да яхшырак
Аяк кием күргән идекме?

Кып иттереп кидерә дә куя
Ике кат оекбаш өстеннән.
Кадерләдең, әнкәй, биш балаңны,
Килә алган чаклы көчеңнән.

Әле булса аңлыйм, әнкәй, син бит
Тазалыкны безнең сакладың.
Эх, кая соң әткәй олтан салган
Киез итек кигән чакларым…

Физәлия Дәүләттгәрәева

*****

Әнкәй

Әнкәй укый догалар
Аллах сүзләре алар.
Тасбиг төймәсен тарта
Пышылдап зикер эйтэ.

Ишетелә ерактан
Сүзләр чыга йөрәктән.
Эйтерсең әнкәй ятлый
Һәр сүзен ул кабатлый.

Рәхәтлек бирә җанга
Җиңеллек бирә тәнгә
Укыган догалары
Теләгән теләкләре.

Сакласын сине АЛЛА
Диеп кабатлый ана.
Тәрәзәдә күзләре
Моңсу карый үзләре

Әнкәй баласын көтә
Кайтыр дип өмет итә
Туып ускән өенә
Әнкәсенең янына.

Әнкәй сагындым диеп
Башкаен аска иеп.
Кочып алыр әнкәсен
Иң кадерле кешесен.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Ана көтә баласын

Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап
Ана көтә сагынып баласын,
Уена да кереп чыкмагандыр аның
Карт көнендә ялгыз каласын.

Иңнәрендә еллар, калтырана куллар,
Күзкәйләре моңсу, сагышлы,
Өмет итә ана, кайтыр, – диеп, бала,
Санаулы шул гомер агышы.

Догаларын кыла, ак хыяллар кора-
Имин, аман булсын баласы,
Ялгыз аналарга сабырлыклар биреп,
Тазалыклар теләп каласы.

Найля Аюпова

*****

Төшләремә бүген әнкәй керде.
Күргәнем юк иде байтактан.
Өстендәге килешле күлмәге
Күзләр камашырлык, ап-актан.
Шелтәле бер караш ташлады да,
Күрешергә теләп кул сузды.
Үреләмен генә, дигән мәлдә
Борылды да, китеп юк булды…
Әнкәй, әнкәй… һәрчак шат күңелле,
Елмаюлы,йөзе балкыган…
Күңелеңнең серен аңламауда
Гаепләрем һаман бар сыман…
Мин бит үзем… үзем синең төсле-
Йөрәгемдә ялкын йөретәм.
Бары үз җаныма яшем түгеп,
Таштай бәгыремне эретәм…
Мөлдерәмә тулы чагы була,
Гаҗиз калган чагы күңелнең…
Синең сүзләр: ”Беркем алдында да
Ахыргача бетмә түгелеп!
Читтә генә торма,курыкмыйча
Упкыннарның йөре эчендә!
Җанга иңгән тынлыкның да бары
Бөтен сере давыл көчендә.”
Мең кат өзеп,мең кат уем ялгыйм…
Ашыгулар була… уйланмый…
Ялгышулар… тормыш үзе һаман
Сынауларын бирә аямый….
Ак күлмәктән кердең төшләремә…
Шелтәләвең,әнкәй… беләм мин…
Юатмадың… дөрес сизенәсең,-
Яшем сыкмас өчен көләм мин…
Кул сузмадың… синең холык миндә-
Бары үз көчемә таянам.
Авырлыкны җиңә алып кына
Мин бәхетнең тәмен тоялам.
Борчылма син, әни, ни кылсам да
Үз җанымнан эзлим җавабын.
Үзе теләп алган… хата кылса
Йөрәк үзе татыр газабын….

Дания Закирова

*****

Әнкәй ниләр уйлыйсың

Әнкәй ниләр уйлыйсың.
Җырлыйсың да елыйсың
Төштеме әллә искә
Әллә кердеме төшкә

Авыр сугыш еллары
Ачыгып йөрүләре
Әрнүле югалтулар
Йөрәктә калды алар.

Кеп-кечкенә кыз, узең
Ничек җиткәндер көчең
Алып кайтасың көндә
Чагырдан бәйләп көлтә.

Өшегән бәрәңгене
Табалсаң бер-икене
Йөгерәсең син өйгә
Ризык булды дип , миңа.

Була ул безгә тамак
Кырып пешерсәң коймак.
Диеп эби мич яга
Бәрәңге куя аңа.

Күгәреп калган башак
Күп халык үлгән ашап.
Олысы да кечесе
Өендәге барысы.

Йөрәктә калды яра
Ул ярага юк дава.
Тетсенә шуңа күңел.
Үтеп китсә дә гомер.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

tatarskiestihi.ru

Поздравление маме с днем рождения на татарском языке

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)

dle 11.2

Аткай!

Туган конен белэн котлыйбыз

Шатлык белэн, озын гомер белэн

Яшэвене генэ телибез

Доньядагы хэрбер яхшылыктан

Олеш чыксын сина мул гына

без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына

Бэйрэменэн матур хатирэсе

Кунелендэ калсын уелып

Табриклибез сине чын кунелдэн

Барыбыз да бергэ жыелып!

Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!

С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг!

Кадерле (имя)! Синең туган көннәреңдә Сандугачлар сайрасын, Сине тәбрикләп, туганнар Яхшы бүләк сайласын! Киләчәк матур гомерне Бергә-берә уздырыйк, Гармун уйнап, биеп-җырлап Урамнардан сыздырыйк. Картаймыйча яшә, дускай, Бүгенгедәй чибәр бул. Дус-ишләрнең кадерен бел Миннән (бездән) сиңа теләк шул!

Дорогой (имя)! В твой день рождения пусть поют соловьи, а друзья выберут для тебя лучшие подарки! Предстоящую счастливую жизнь пусть доведется нам провести вместе, с песнями и плясками, с гармонью весело пройдем по улицам. Живи, не зная старости, дружок, будь таким же прекрасным, какой ты сегодня. Береги своих друзей-приятелей, вот такие у меня пожелания тебе!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!

sdnjom.ru

Поздравления на татарском языке

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.  ×   =  15 ]]>

xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai

Утренник 8 марта для старшей группы на татарском языке

Әниләргә, әбиләргә - язгы концерт”

(стр.тат.гр.)

Матур көй астында балалар залга керәләр.

1реб. Тәрәз төбендәге кошчык

Нәрсә диеп сайрады?

2реб. Бүген бит әни бәйрәме

Торырга вакыт җитте.

3реб. О чем сосульки за окном

Звенят, звенят, звенят?

4реб. Что женский праздник наступил

Напомнить нам хотят.

5реб. О чем проказник – ручеек

На улице журчит?

6реб. Чтоб не забыли бабушке

Любимой позвонить!

7реб. Ак мыеклы песиебез

Ник шулай мырлый икән?

8реб. Кунакларны каршыларга

Вакыт бит килеп җиткән.

Кил син язым”

  1. Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага диңгез ярына

Ку-та. Кил син язым, тизрәк кил

Яз, яз,яз җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып-тып-тып итш эре тамчылар.

  1. Агачка куна чыпчыклар, чыелдашалар.

Яшькелт, карга, сыерчыклар әй җырлашалар.

Куш-та.

1реб. Ә хәзер

Сезнең өчен концерт куярбыз.

Сайларбыз алып баручыларны

Аннары җырчыларны.

2реб. Безнең концертыбыз

Шәп килеп чыгачак!

Дети садятся на места. Выходят 2 ведущих.

1реб. Сине игълан итәргә вакыт җитте

Нәрсә әзерләдең, әйт әле?

2реб. Ә менә анысы сер инде.

1реб. Сез безгә җыр җырлыйсызмы, әллә юкмы?

2реб. Әз генә әти-әниләр түзегез

Урындыкларда утырып торыгыз.

ТАНЕЦ

2реб. Ну что, друзья, хороший номер?

1реб. Да я со смеху чуть не помер.

Я думал, вы сейчас споете,

А все танцуют – во даете!

2реб. И что, какая в том беда?

Девочка. Не надо спорить, господа!

1реб. Ты не ведущий, ты скандальщик!

2реб. А ты, ты босоногий мальчик!

1реб. Да, босоногий, ну и что ж,

Я на агутина похож!

Девочка. Мальчишки, как Агутин, могут спеть,

Им стоит только захотеть!

Мальчики исполняют песню “Наша с папой песенка”

1. Что нам в пути глубокая яма 3. Мы протоптали тропок немало,

Или опсности из-за угла? Скоро планета нам будет мала...

Только бы мама (3раза) Только бы мама (3раза)

Дома была С нами была.

2. Мы на вершину лезим упрямо,

Не испугает крутая скала...

Только бы мама (3раза)

Дома ждала

Девочка. Бик матур да концертыбыз

Иң мөһимен онытабыз.

2реб. Әни-әбиләребезне бик яратабыз.

Аларны без беркайчан да онытмабыз.

1реб. Юкка гына сәхнәдә басып тормыйбыз

Без аларга матур шигырь сөйләп бирербез.

Дети читают стихи.

1реб. Биедек тә, җырладык та

Матур шигырьләр дә сөйләдек.

2реб Кызык, ә хәзер нишләргә?

Девочка. Әбиләр турында җыр җырларга!

Молодая бабушка”

1 Бик яшь әле минем дәү әнием, кадерлем минем, матурым минем,

Бар җирдә дә уңган, булган кеше ул, мин аңа ошарга тырышам.

Пам-па-рарам….. Ля-ля-ля………….

2. Торт печет чудесный бабушка моя, милая моя, добрая моя

И поет все песни бабушка моя, на нее похожей буду я.

3. Славно шьет и вяжет бабушка моя, милая моя, добрая моя

Обо всем расскажет бабушка моя, на нее похожей буду я.

2реб. Хороший номер получился!

1реб. Не знаю как тебе, но я не удивился!

2реб. (обращается к родителям)

Как ни взгляну на вас, вы все сидите.

Какие ловкие мы – только посмотрите!

Игра “Помогои бабушке”

Игра “Выпей быстрее сок из стакана”.

1реб. Я вот теперь нам нужен танец!

В концерте нужен иностранец!

2реб. Не нужен номер инородный ,

А нужен нам родной, народный!

Татарский танец. Бию. “Матур уен”

  1. Сез уртада, без кырыйда

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур,

Күңел ачыйк бергәләп.

  1. Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Әйләнәбез без бергә.

1реб. Күңелләрне эретерлек

Әни турында моңлы бер җыр тыңлыйк.

Әнием.”

  1. Мин сине бик яратам, әнием

Минем иң якын кешем әнием

Әкиятләр сөйлисең әнием

Миңа елмаеп көләсең әнием

Куш-та. Әнием-2р. Матурым

Әнием-2р күз нурым

Әнием-2р былбылым

Әнием -2р мактанам.

  1. Матур җырлар җырласаң әнием

Яңгыр да туктап кала әнием

Хәерле иртә дисәң әнием

Кояш чыккан күк була әнием.

Куш-та.

1реб. Не надо больше грустных песен,

А то концерт не интересен!

2реб. Давайте классику скорей!

Где мастера оркестра Спивакова?

Где жизнь Бориса Годунова?

Где звон народных инструментов?

1реб. Так это мы сейчас, моментом!

Наш оркестр”

1. Есть в саду оркестр у нас 3. С аппетитом “киндер” съели,

Он сыграет вам сейчас. А “сюрпризом”- загремели!

Ты послушай как звенит, Ты послушай как стучит,

Всех вокруг развеселит. Всех вокруг развеселит!

2. Дверцу ключик открывал, 4. Мы с кострюлки крышки сняли

К нам на вешалку попал. И под музыку бренчали,

Ты послушай как звенит, Ты послушай, как бренчат,

Всех вокруг развеселит. Всех вокруг развеселят!

Девочка. Теперь нужна такая песня,

Чтоб жить нам стало интересней!

1реб. И те слова, что мы пропели,

Для нас значение имели!

Мамин день”

  1. Звенят синички день-3р.

Звенит будильник динь-3р.

И ручейки веснние звенят и тут и там-2р.

  1. Сегодня день – особый день

Особый день – веснний день

Как-будто день рождения у всех на свете мам-2р.

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип уйлаштык.

Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау, көлү, бию гел бергә.

Насып булсын иде, сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә.

8Март”

  1. Кояш көлә, мин елмаям,

8 Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Куш-та. Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын

Әниләр бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әни дә көлеп торсын.

  1. Кайсын юам, кайсын җыям.

Чиста булсын, ак булсын

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Куш-та.

Воспитатели поздравляют с праздником.

КОНЕЦ.

infourok.ru

помогите найти стихи про маму на татарском

Иң матур әни. Минем әни бу дөньяның Иң чибәре, сылуы. Нинди бәхет- Һәр баланың Үз әние булуы! Минем әни, һич бәхәссез, Иң сөйкемле әни ул! Әйткән сүзе, Кылган эше- Һәммәбезгә туры юл. Борчыйсым килми әнине, Елмаеп, Көлеп йөрсен. Иң матур әни икәнен Бөтен дусларым күрсен! Э. Шәрифуллина. Иң иртә. Иң-иң иртә кем тора? Иң иртә әнкәй тора. Без торганчы өстәлдә Коймак белән чәй тора. Иң-иң соңлап кем ята? Иң соңлап әнкәй ята. Үз йокысын биреп ул Безне күбрәк йоклата. Ф Яруллин. Әниемә ял кирәк. Әй кызлар! Әй малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз! Аз гына да чыкмасын Сезнең тавыш – тыныгыз! Ул эшеннән туктасын! Тизрәк ятып йокласын! Ял итеп, көч тупласын! Әнием, син болай да Ял итәсең бит сирәк. Сиңа да бит ял кирәк! Арыгансың бит инде, Әнием ял ит инде- Мине йоклат та тизрәк. Р. Миңнуллин. Күзләремнән күргән. Әнкәм бүген кояш кебек Каршы алды елмаеп- Минем “бишле” алганымны Әйткәннәрдер, мөгаен. Юк шул, “бишле” алганымны Белмәгән ул беркемнән. Ишек ачып керүемә, Күзләремнән ук күргән. Ф. Зыятдинов. Әниемнең кызы юк бит. Әниемнең кызы юк бит, Мин әнигә бер генә. Кызы да юк, эше дә күп Әнинең берүзенә. Әниемнең кызы юк шул, Мин булышам әнигә. Аш пешерәм, җыештырам, Кер юышам әнигә. Кибеттән сөт алып кайтам, Ипигә дә йөгерәм. әниемнең кызы юк та- Малае бар бер дигән! К. Булатова. Шунысы начар. Әни миңа тун алды, Бик матурын, карасын. Йокларга ятканда да Килми аны саласым. Шундый йомшак, җылы ул. Үзе таман, килешле, Гел үлчәп теккән төсле. Бик әйбәт шул әнием, Миңа матур тун алды. Шунысы начар : әниемнең Үзенең туны югалды. Ф. Яруллин. Кем гаепле? Ачуланып, пыр тузынып Кайтты Булат өенә. Күңелендә дулады аның Җил – давыллы өермә. Сумкасын атып бәрде ул Өйгә керә-керешкә. Синең аркада бүген мин “Берле” алдым дәрестә. -Ничек алай? - дип сорады Әнисе бик аптырап. Моннан соң минем өй эшен Эшләп куй син яхшырак. Ф. Яруллин. Булган әйбәт заманнар. Борын-борын заманда Булган әйбәт заманнар. Кешеләр бер – берләренә Кунакларга барганнар. Бәйрәмнәрдә котлашып Матур хатлар язганнар. Авыллардан – шәһәрләргә, Шәһәрләрдән – авылларга Посылкалар салганнар. Бар да әйбәт булганнар, Хәтта куяннар да элек Тәмле күчтәнәчләр биреп Җибәргәннәр урманнан. Үзгәрделәр әниләр. Хәзер инде куяннар да Ерак – ерак урманнардан Күчтәнәч җибәрмиләр. Ф. Яруллин.

<a href="/" rel="nofollow" title="3139469:##:">[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]</a> <a rel="nofollow" href="http://www.dustem.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=5&Itemid=10" target="_blank">http://www.dustem.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=5&Itemid=10</a> Посмотрите здесь!

Кадерле анием, Мин сине яратам! Язгы чачаклярне, Жыеп бүляк итям. Кояш елмая күктян, Синен туган кэндя. Салямят, бахетле бул, Елмай һар чакта!

touch.otvet.mail.ru


Смотрите также



© 2011-
www.mirstiha.ru
Карта сайта, XML.