Муса джалиль стихи короткие на татарском языке


Муса Джалиль

«Бала чакны безнең әйтмә инде…»

Бала чакны безнең әйтмә инде,
Тау шуганбыз җәфа өстеннән.
«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,
Чәчебездән тартып үстергән.
Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә
Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;
Усал аталарның күбесен без дә
Мыегыннан тартып чүктердек.

Безнең юлга цемент коелмаган,
Дәрьяларга күпер салмаган;
Үзебез үк ясап күчәрен дә
Кигезәбез бүген арбага.
Без төзибез тормыш өр-яңасын,
Кыенлыклар белән көрәшеп;
Үз көнебезне үзебез тудырабыз,
Үзебезчә кабызып кояшын.

1928

«Уткәндә кичергән…»

Уткәндә кичергән
Кайгылар, газаплар
Барсы да онтыла,
Барсы да җуела.

Төн үтеп, күңелле
Көн тугач, азактан
Берсе дә булмаган
Шикелле тоела.

Аһ, ләкин онтылмый
Гомергә, гомергә
Электә татыган
Шатлыклар, рәхәтләр –

Яндырып йөрәкне,
Саклана күңелдә
Кадерле минутлар,
Бәхетле сәгатьләр.

1942, сентябрь

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу;
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән
Багланганда керсез күңелләр,
Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен
Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле
Аера сине якын дусыңнан.
Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше
Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,
Күпме иде сөйгән иптәшем,
Калдым ялгыз саклап яңагымда
Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагын нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп,
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешү бәхете белән
Инде, язмыш, мине бүләклә!

1942, октябрь

Кар кызы

Кышкы бер җиләс кояшлы кондә,
Авылның данлы «Көмеш тавында».
Эрер-эремәс соңгы кар җирдә
Күз яшен сыгып яткан чагында,

Шаян балалар карда тәгәрәп
Һәм кар атышып уйнап туйдылар.
Шуннан җыйнаулап, карны әвәләп,
Бер кыз сурәте ясап куйдылар.

Кич булды, салкын карны катырды,
Балалар арды һәм иректеләр.
Кар кызын тауда ялгыз калдырып,
Җылы өйләргә кайтып киттеләр.

Төн буе, кызны иркәләп, назлап,
Исте көньяктан апрель җилләре,
Батыр кояшны һәм язны мактап,
Җил кызга серле әкият сөйләде:

«Син әле, диде, белмисең безнең
Ут тәнле, кайнар Кояш батырны;
Таң кала һәркем күреп ал йөзен,
Яндыра җирне аның ялкыны».

Кыз әйтте, көлеп: «Кояшыгызга
Һәм языгызга һич китми исем,
Нәрсә ул ялкын карга һәм бозга,
Карбикә белми мәхәббәт хисен.

Мин мәңге салкын, юк миндә ялкын,
Мин кыш иркәсе, әллә белмисең?
Мин боз йөрәкле, миңа кирәкми,
Теләсә Кояш үзе баш исен!»

Таң атты, Кояш көчле, ялкынлы,
Чыкты елмаеп урман артыннан.
Кар кызын ымлап язга чакырды,
Тапшырды букет нурдан, ялкыннан.

Кар кызы, кинәт карап, ымсынды,
Ярсытты аны бу көләч иртә.
Сөю ул шундый, серле, тылсымлы,
Боз йөрәкне дә үбеп эретә.

Карбикә ярсып язга ашкынды,
Ул гашыйк булды көчле Кояшка.
Кузгатты җилләр язгы ташкынны,
Кудылар бозны яз килгән якка.

Кояш кар кызын назлый, иркәли,
Яндыра аны кайнар кочагы.
Иелеп үпте ул Карбикәне,
Тартты үзенә бозлы көч аны.

Һәм кинәт кызның боз канлы ирнен
Сихерле яшрен ялкын көйдерде.
Кыз, бар хисләрен Кояшка биреп,
Гөрләвек булып гөрләп йөгерде.

Кызның йөзеннән тама тамчылар,
Бу – аның кайнар сөю яшьләре,
Ул елый, сөю язын каршылап,
Сүтелә җилдән көмеш чәчләре.

Кайда боз канлы мәгърур кар кызы?
Акты сөйгәне куенында эреп.
Сөю һәм яшьлек утын кабызып
Ага ул, җырлап, шашып, тилереп.

Ул тынды узган яшь гомер төсле,
Тик соңгы яше җирне чылатты.
Кыз җырлап аккан җирдә гөл үсте,
Ул Кояш төсле ал чәчәк атты.

Мәхәббәт, мине иркәм куенында
Эрет, хисләрем ташып аксыннар.
Сөю сугарган гомрем юлында
Гөлләр таң төсле чәчәк атсыннар.

1943, 4 декабрь

Сержант

Бер сержант белән
Икәү фронттан
Кайтып киләбез.
Таныштык әле
Вагонда туры
Килеп кенә без.

Юк икән аның
Ата-анасы,
Өе, хатыны.
Мин сорыйм аннан:
– Хәзер кемгә, – дим, –
Кайтасың туры?

Ул, келеп, шуннан
Ян кесәсеннән
Бер хат чыгара.
Үзенең шунда,
Шатлыктан бугай,
Йөзе чылана.

– Ике ел тоташ
Хат язып торды
Шушы кыз миңа.
Тик хаттан беләм:
Ул кыз Уралдан,
Исме Ламига.

Ул хатта мине
Назлап юатты,
Сөеп эретте.
Шушы хат мине
Туңсам җылытты,
Үлсәм терелтте.

Һөҗүмгә бардым
Саклап шул хатны
Куен кесәмдә,
Үкенмәс төсле
Идем шул чакны
Хәтта үлсәм дә…

Сугышта хатның
Нәрсә икәнен
Үзең беләсең,
Хәзер менә шул
Хатның иясен
Килә күрәсем.

Ике ел буе
Хат язды; инде
Ул кире какмас.
Ник каксын икән
Сугышта җиңеп
Дан алып кайткач!

Поезд ашыга,
Белгән шикелле
Кемне илтәсен.
Сержант елмая
Һәм минут саен
Капшый кесәсен.

Ул балаларча
Масаю катыш
Карый тартынып,
Бу танышлыкта
Күпме җылылык,
Күпме матурлык!!

Әйтәсем килде
Шунда егеткә:
-Ышан, – дип, – миңа,
Шулай ашкынып
Көтәдер шиксез
Сине Ламига.

Күпме сержантта
Хат аша шундый
Дуслык тугандыр.
Бар да, ашкынып,
Хәзер дусына
Кайта торгандыр.

Яшәгез, кызлар,
Бар масаерга
Сезнең хакыгыз.
Күпме батырлар
Алып кайтты илгә
Сезнең хатыгыз.

1943, октябрь

Сагыну

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин.
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин!

Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып
Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.

Җилбер, җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Бик күңелле булыр,
Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң, сагынып көткәндә

Сөю

Өзелеп сөйде егет,
Кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
– Сөям… – диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» – дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?!
Тик көчәйде егет йөрәгенең
Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде… Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады дәртле, өмитле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
– Сөям… – диде, һәм ул иркәсенең:
– Мин дә! – дигән тавышын ишетте.

1943, 30 ноябрь

Сөеклемә

Еллар буе, бәлки, хатым булмас,
Хәбәр булмас минем турымда,
Туфрак күмәр баскан эзләремне,
Үлән үсәр киткән юлымда.

Төшләреңә, бәлки, кара киеп,
Кайгы баскан килеш керермен.
Еллар юар эзен йөрәгеңнән
Сине соңгы үпкән көнемнең.

Беләм, сиңа чиксез авыр булыр,
Ялыктырыр сине бу көтү.
Кирәк төсле булыр күңелеңә
«Ул юк» дигән уйны беркетү.

Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән
Кыйбат булган сөю хисеңнән
Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә,
Мин чыгармын синең исеңнән.

Аңла, бәгърем, менә шул вакытта,
Шул вакытта күңлем кимсенер.
Шунда гына үлем җиңсә җиңәр,
Кайтыр юлым, бәлки, киселер.

Мин моңарчы синең көтү белән
Көчле булдым сугыш кырында,
Синең сөю, серле тылсым булып,
Саклап килде йөргән юлымда.

Егылсам да, «җиңәм» дигән антым
Хәтеремдә минем һәркайчан.
Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,
Илгә җиңү алып кайтмасам.

Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!
Уттан, судан исән алып кайтыр
Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.

1943, сентябрь

Урман

Кояш батты күптән, ә мин һаман,
Авыр уйлар тулы күңелдә,
Күз алмыйча күрше урманнардан
Басып торам ишегем төбендә.

Бу урманда, бәлки, партизаннар
Кичке ашка учак яккандыр.
«Бабакай»ның батыр егетләре
Разведкадан йөреп кайткандыр.

Партизан «Т», бәлки, төнге яңа
Кыю эшкә план корадыр.
Аның утырып кылыч кайраганын
Ишеткәндәй була колагым.

Урман, урман, мине синнән аера
Чәнечкеле тимер коймалар.
Аерса да тәнне, коллык сөймәс
Мәгърур күңлем өчен юк алар.

Күңелем оча, урман, буйларыңда,
Сукмагыңны барлый, тикшерә.
Кич ятсам да, иртә уянсам да,
Синең дәшкән тавышың ишетелә.

Урман, урман, мине син чакрасың,
Наратларың җилдән тибрәтеп.
Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәм
Соңгы көрәш җырын өйрәтеп.

Урман, урман, миңа чиксез авыр
Бу хурлыклы түбән әсирлек!
Әйт син миңа, илдәш дусларымны
Кайсы почмагыңа яшердең?

Урман, урман, мине илт син шунда
Һәм корал бир минем кулыма!
Үләр идем аклап йөрәгемнең
Керсез антын сугыш кырында.

1942, июль

Юллар

Юллар, юллар! Мине туган йорттан
Аерып ерак алып киттегез.
Җитәр инде, озак кунак булдым,
Хәзер кире өйгә илтегез.

Бик сагындым таныш кырларымны.
Урманымны, күпер башымны,
Бик сагындым мине өзелеп сөйгән
Нечкә билем, кара кашымны.

Көн яңгырлы иде мин киткәндә,
Карап калды боегып сердәшем,
Юешләтте аның керфекләрен
Яңгыр түгел, назлы күз яше.

Читен дә соң читкә киткән чакта,
Ярты җаның калса өзелеп!
Ярый әле, сөю белән бергә
Бар йөрәктә корыч түземлек.

Юллар, юллар, сез бит барыгыз да
Менә шундый каты, аяусыз!
Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән,
Салындыгыз башлап каян сез?

Минем кебек кайсы шашкын йөрәк
Беренче кат шуннан атлады?
Кемне шулай өмит дәртләндереп
Еракларга илтеп ташлады?

Беләм, дәртләр ташый, безне шулай
Яшьлек куша кыдырып йөрергә!
Сезне, юллар, аяк эзе түгел,
Йөрәк хисе салган бу җиргә.

Кая гына ләкин китсәк тә без
Сукбайлыкка яшьли салышып,
Шул юллардан кире алып кайта
Туган йортка йөрәк сагышы.

Юллар, юллар! Мине илкәемнән
Аерып ерак алып киттегез.
Яңа дәртләр, яңа хисләр белән
Сөйгәнемә кире илтегез.

1943, октябрь

Ирек

Кая гына башым куйсам да,
Кайгы талый йөрәк итемне.
Кич ятсам да, иртә торсам да,
Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен,
Буй-сынның да сизмим кимлеген,
Бар нәрсәм дә җитә җитүен,
Житми бары иркем — хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач,
Юк аягым минем, юк кулым.
Нәрсә соң ул, иркем булмагач,
Бар булуым белән юклыгым.
Атам-анам юк та, илемдә,
Әйтегез, мин ятим идемме?
Мин югалттым «д»[ошман] җирендә
Анамнан да якын илемне.

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,
Ирексез һәм илсез — мин үксез.
Атам-анам булган булса да,
Булыр иде урным бусага.

Булыр идем һаман мин ятим,
Тик таланган этләр миңа тиң.

Алтын иркем, азат тормышым,
Кая очтың киек кош булып?
Ник очмады соңгы сулышым,
Шунда бергә, сиңа кушылып?

Белдем микән ирек кадерен
Хөр чагында, дуслар, элек мин?
Татып авыр коллык җәберен
Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне,
Кавыштырып ирек-сердәшкә,
Багышлармын калган гомерне
Ирек өчен изге көрәшкә.

1942, июль

Иртән

Көн дә иртән, җырлап өй турымнан,
Эшче кызлар эшкә узалар:
Тәрәзәмне шакып уяталар,
Шаян карашларын сузалар.
Көн дә иртән
Көчле гудок яңрый
Күршемдәге чуен заводтан;
Таза канга минем битем пешә
Йөрәгемдә ташкан шатлыктан.

Җәйләр ерак әле.
Кояш көн дә
Бик соңаеп эшкә уяна;
Минем кояш, җитез куян төсле,
Күптән инде балкып елмайган.

Безнең урам көндез чиксез матур,
Әллә инде завод булганга?!
Завод матур, әллә станында
Син, сызганып, басып торганга?!

Сиңа, күрәм, эш тә берни түгел,
Көлә-көлә тимер уясың;
Сизмисең син үзең,
Ә йөрәктә
Дәртләремнән чуен коясың.
Бүген тагын шулай, көлә-көлә
Кайнар эшкә кала төренде;
Күңелле соң тормыш, ә акыллым!
Ул сиңа да шулай түгелме?!

1927

Кошчык

Чәнечкеле тимер чыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында,
Күрше кырлар нурга коена.
Тик нигәдер, аның нуры безгә
Тими үткән төсле тоела.

Ерак түгел урман, кыр…
Кемнеңдер
Ишетелә чалгы кайравы.
Кичә шуннан бер кош очып килеп,
Шул коймага кунып сайрады.

Чакырсам да, кошчык,
Син бу йортка
Үзең теләп очып кермәссең.
Керә күрмә, безнең, кан-яшь йотып,
Интеккәнне үзең күргәнсең.

Сайра безгә шушы нәләт төшкән
Койма аша гына булса да,
Шунсы да бит безгә зур юаныч,
Җырларыңнан күңел тулса да.

Син очарсың, бәлки, минем илгә,
Син ирекле, җитез канатлы.
Тик әйт, кошчык,
Синең минем янга
Бу килүең соңгы кабатмы?

Соңгы кабат булса, тыңла,
кошчык,
Соң теләген мәгърур җанымның:
Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт
Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Ук шикелле үткен канатыңнан,
Таң шикелле якты җырыңнан
Таныр сине халкым,
«Бу, дип, аның
Соңгы җыры көрәш кырыннан.

Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә,
Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын,
Бер көч тә юк җирдә богауларлык
Аның кайнар йөрәк моңнарын».

Оч син, кошчык,
көчле җырым булып,
Шушы сиңа соңгы теләгем.
Тәнем калсын монда,
(Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем.

1942, август

ЯУЛЫК

Аерылганда миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын;

Мин ярама яптым ул яулыкны

Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.

*****

АВЫРУ СЫЗМАЛАР

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,

Мин суыктан, беттән, ачлыктан

Үләрмендер шулай, мич башында

Туңып үлгән төсле карчыклар.

Хыялландым ядрә давылында

Батырларча сугышып үләргә,

Юк, булмады, сукыр лампа төсле,

Калдым инде пыскып сүнәргә.

Юкка чыкты бик күп теләкләргә,

Күп эшләргә булган өмитләр,

Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!»— дип,

Юк, үләсе килми, егетләр!

Күпмени соң әле эш кыйраттым,

Күпмени соң әле яшәдем?!

Хәзергедән бик күп файдалырак

Булыр төсле алда яшәвем.

Татымадым элек мин һичкайчан

Мондый көчле, мондый әрнешле

Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,

Мәхәббәтне, үчне, сагышны!

Әле сиздем кеше йөрәгенең

Шундый көчле яна алганын.

Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынны

Мин илемә бирә алмадым.

Үлеммени безгә үкенечле,

Халкың өчен булса үлемең?

Күтәрәлмим, дуслар, мин хурлыгын

Ачтан шулай егылып үлүнең.

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен!

*****

АЕРЫЛУ

Читен дә соң артык һичбер вакыт

Күрешмәсне сизеп аерылу;

Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә

Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән

Багланганда керсез күңелләр,

Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен

Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле

Аера сине якын дусыңнан.

Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше

Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,

Күпме иде сөйгән иптәшем,

Калдым ялгыз, саклап яңагымда

һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагы нинди упкыннарда

Мин чайкалып шулай йөзәрмен.

Тик һәркайчан сулган яңагымда

Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Елатып һәм кайнар үбештереп,

Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәт

Тавы булып торды йөрәктә.

Бер минутлык күрешү бәхете белән

Инде, язмыш, мине бүләклә!

*****

ДАРУ

Кыз авырды, тәне ут шикелле,

Сулгып-сулгып тибә йөрәге.

Гаҗиз калды доктор, авыру кызга

Бер дару да файда бирмәде.

Яткан чакта авыру түшәгендә,

Авыр төшләр белән саташып,

Ачылды да ишек, юл киеменнән

Кайтып керде кызның атасы.

Маңгаенда батыр яра эзе

Кәм билендә поход каешы.

Еллар буе кызны зарыктырды

Шул атаның йөрәк сагышы

Таныш йөзне күреп, кыз елмайды:

«Әти!» —диеп, аңа үрелде.

Шул төнне үк йөздән тире чыкты,

Кызу кайтты, тәне сүрелде.

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның

Дару эчми кинәт савыгуын.

Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән

Иң куәтле дәва барлыгын!

*****

КОЛ

Ул, куркып дошманы алдында

Калтырап, күтәрде кулларын.

Сугышның иң кызган чагында

Ташлады кулыннан коралын.

Дошманы сүгенә-җикренә

Кулларын каерып бәйләде.

Өстенә тау хәтле йөк төяп,

Камчылап, тылына әйдәде.

Ул бара, кан юа җилкәсен

Камчы һәм дошманы йөгеннән.

Шәм кебек төз буе, нишләсен?

Көянтә шикелле бөгелгән.

Кешелек сыйфаты бу чакта,

Әйтегез, бармы бу мескендә?

Аягы, куллары һәм хәтта

Җаны да хуҗасы иркендә.

Юк сиңа кешечә көн итү,

Бикләдең син гомер юлыңны,

Дошманың алдында, егетем,

Бер куркып күтәргәч кулыңны.

Я сугыш син яклап хаклыкны,

Я сайла кызганыч коллыкны.

Беренче юл нинди данлыклы,

Икенчесе нинди хурлыклы.

*****

ХӘДИЧӘ

Күрше кызы Хәдичә,

Шулай гадәттәгечә,

Озак йөреп бакчада,

Кичегеп кайтты кичә.

Каравылчы карт аның

Ишетмәгән кайтканын.

Шуңар күрә ачмаган

Хәдичәгә капканы.

Капкада тимер йозак,

Хәдичә көткән озак.

Тышта кунып булмый бит,

Булса да гәрчә йөз ак.

Ахры кызга уй керә,

Төнлә белән кем күрә?

Күп тикшерми Хәдичә,

Койма аша сикерә.

Кайтып керә йортына,

Кайткач бар да онтыла.

Тик, кадакка эләгеп,

Юбка гына ертыла.

Ул көн «соң» дип ямамый,

Аны-моны карамый.

Иртән китә хезмәткә,

Кичегергә ярамый.

Әле дә кичә соң кайтып,

Йоклаган кырын ятып;

Күрше карчык эшенә

Чак җибәргән уятып.

Менә бара ул, кара!

Юбка гына чайкала.

Исе китеп хатын-кыз

Юбкага карап кала.

Икенче көн ни күрәм? —

Бер елыйм да, бер көләм.

Урам тулы хатын-кыз,

Бар да ерык юбкадан.

Күрче, күршем теккәнче,

«Мода» дип, көн үткәнче,

Бар да ерган юбкасын

Бот төбенә җиткәнче!

Әй, Хәдичә, Хәдичә!

Кичегеп кайтып кичә,

Нинди эшкә чуалдың —

Яңа мода чыгардың.

Кызлар, төнлә йөрмәгез!

Коймадан сикермәгез!

Тагын әллә ни ертып:

«Мода»,— дия күрмәгез.

*****

БҮРЕЛӘР

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите!

Ялтырый бүренең күзләре.

Бит моны төн буе атышып,

Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,

Исереп кешеләр канына

Йөргәндә, сискәнеп туктады

Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,

Каенга терәгән башкаен.

Кызганып егетне, җил белән

Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге.

Тәгәри үләнгә, чык түгел,

Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бүре егетне иснәде,

Аптырап күзенә карады,

һәм, кинәт нидәндер сискәнеп,

Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы

Бәрелде бүренең борнына.

Юк, бүре тимәде,

сак кына

Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр,

Күрделәр яралы егетне.

Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә

Кыздырып шомполлар бастылар.

Туйганчы җәфалап,

соңыннан

Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Тән буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр,

аһ… ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

*****

БЕР КЫЗГА

Кызык кына булды бу очрашу,

Син ерактан, мин дә ерактан.

Ә күптәнге якын танышлар күк,

Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исмемне дә юньләп белмисеңдер,

Үзең шундый сөеп карыйсың.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,

Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;

Нәрсә җитә менә шундый матур,

Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең

Ялкыныннан шулай кабынып

Яшәү, җирдә гомер ахрынача

Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне

Бәйләде соң аера алмаслык?!

Без сөйләшеп түгел, серебезне

Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын

Шагыйрь йөрәгеме аңламас?

Сөяксез тел кайчак алдаса да,

Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,

Яшерә алмый шатлык яшемне,

Мин кулыңны кысып, чын күңелдән:

— Сердәшем! — дип, сиңа дәшермен.

Аерса да безне язмыш җиле,

Алып китеп сине еракка,

Киңәшем шул: җирдә иң кадерле

Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән

Канатланса иде күңелләр,

Сөю дымын эчеп бер тамырдан,

Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында

Үтсә иде яшьлек вакытлар.

Әйтче, бәгърем, миңа, җир йөзендә

Шуннан артык нинди бәхет бар?!

*****

ГАШЫЙК ҺӘМ СЫЕР

Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемә

Бәйләм итеп бәйләп китердем.

Күрсен иркәм аның кулдалыгын

Йөрәгемнең, бәхтем, иркемнең.

Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрне

Тәрәзәдән тышка ыргыткан.

Ә аларны сыер ашап киткән…

Ничек түзим үлми хурлыктан!

Гашыйк сүзен сыер ишетте дә,

Гаҗәпләнеп, башын селкеде.

— Исем китә,— диде,— бу гашыйкка,

Карап торсаң, кеше шикелле!

Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен,

Нигә шулай кыза, тузына?

Мин ашасам аның чәчәкләрен,

Сөт бирәм бит сөйгән кызына.

Минем сөттән аның йөзе алсу,

Минем сөттән — таза, сөйкемле,

Тәне йомшак, аның тешләре ак,

Яңа сауган сөтем шикелле…

Уйга калды гашыйк…

— Чын да,— диде,—

Ник тиргим мин бу сөтбикәне?

Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп,

Каймак белән сыйлый иркәмне!

Азык булсын гөлем сыерына,

Мин теләмим артык һичкемне!

Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм

Каймак итеп эчсен гыйшкымны…

Һәм юанды гашыйк…

Хәзер көн дә

Чәчәк җыеп чишмә буенда,

Кызга түгел, китереп чәчәкләрне

Ул ашата икән сыерга.

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә,

Яңгырга коенып;

Мин кибәм, мин сулам,

Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым — соңгысы!

*****

ТӨРМӘДӘ ТӨШ

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

— Ай-һай, әти, озак йөрдең,— диеп,

Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

Шатлыгымнан шашып, исереп.

Шунда сиздем нинди көчлелеген

Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

Чыгып киттек шуннан без болынга,

Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.

Нинди татлы — яшәү, көчле — сөю!

Нинди якты, иркен — җир йөзе!..

Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,

Кулларымда шул ук богаулар,

Баш очымда шул ук кайгыларым,

Уяныр дип, көтеп торганнар.

Аһ, ник үрти мине хыял белән

Тик тилертеп кайтмас язларым,

Ник төш кенә минем шатлык ларым,

Ник бетмәс өн — кайгы, газабым?!

*****

СИН ОНТЫРСЫҢ

Минем гомерем сулган чәчкә булып

Өзелеп төшәр синең алдыңа.

Син үтәрсең, аны таптап, яньчеп,

Көзге салкын, җилле яңгырда.

Син онтырсың әле күптән түгел

Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең

Гөлбакчаңны синең бизәгәнен,

Сине назлап хуш ис чәчкәнен.

Син онтырсың язгы алсу таңда,

Ян тәрәзәң аша сузылып,

Аның сине котлап сәламләвен,

Таң җиленнән сибелеп, тузылып.

Син онтырсың гөлләр арасында

Гөрләп үткән исем бәйрәмен,

Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә

Дулкынланган чәчәк бәйләмен.

Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга

Танышыңа үткән вактыңда,

Исеңә дә килмәс сулган гөлнең

Сыкрануы аяк астыңда.

Син керерсең өйгә, көздән качып,

Тәрәзәңне ябып бикләрсең.

Юк, син инде хәзер сулган гөлне

Бусагаңнан атлап кертмәссең.

Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,

Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.

Сөю, вәгүдә, антлар… Аһ, барсы да

һич булмаган кебек онтылыр.

*****

 

Прочитано 9502 раз. Спасибо и Вам!

xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai

Материал (подготовительная группа) на тему: Муса Джалил (на татарском языке)

Максат:

 -Муса Жэлилнен тормыш юлын кузалларга ойрэну;  

- Шигырьлэрен белу; сойлэм телен баету;  

-Татар халкынын герой-шагыйре ижатына мэхэббэт хислэрен тэрбиялэу;

Жиhазлау: 

Шагырьнен портреты,  Муса Жэлилгэ багышлаган  китаплардан кургэзмэ,    рэсемнэр, шигырьлэргэ иллюстрациялэр.

Кичэ барышы.

 Балалар кичэне “Суык бабай, кил безгә…” жыры белэн башлап жибэрэлэр.

        А.Б.  Исэнмесез! Буген без сезнен белэн халкыбызнын патриот шагыйре М.Жэлилнен  туган конен билгелэп утергэ жыелдык.  

    Эле генэ сез тынлап узган  «Суык бабай» жыры да Жэлил сузлэренэ язылган. Муса Жэлил безгэ  бэя биреп бетермэслек  рухи байлык  калдырган шагыйрь.  Анын ижатын белмэгэн, анын искиткеч кочле рухына сокланмаган кеше юктыр.

   М. Жэлил 1906 елнын 15 февралендэ Оренбург олкэсе Мостафа авылында гаилэдэ 6 нчы бала булып доньяга килэ. 6 яшьтэн ук укырга керэ. Бэлэкэй чактан ук бик зирэк була. Ул рэсем ясарга, уйнарг бик ярата. Муса бик хэрэкэтчэн була.

   Мусанын «Сэгать» шигыренэ Жэудэт Фэйзи кой язган. Э безнен балалар шушы жырга кунегулэр ясап курсэтерлэр.

Кунегу.

- М.Жэлилнен «Бакчачы» дигэн шигырен тынлап утик эле.

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай, 
Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала, 
Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр, 
Яшелчэлэр һәм жимешлэрләр.

Язын бакчага кайталар кошлар, 
Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә. 
Талларга карап күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр — 
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә бер көн безнең бакчачы, 
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай, 
Нинди бәхетле бакчачы бабай.

     - Менэ, балалар, бакчачы бабай  жилэк-жимешлэрне устерергэ бик яраткан икэн. Э хэзер бергэлэп уйнап алырбыз(слайд).

1. Балалар,яшелчэлэр арасыннан ташкабакны курсэтегез эле, яисэ ул нинди тостэ?

2. Кайсы яшелчэне пешермичэ, чи килеш ашарга ярамый?

3. Яшелчэлэр арасыннан жилэк-жимешне табып карагыз эле

4. Кайсы жилэк-жимеш Рэссэй территориясендэ усми?

5. Балалар, э кайсы яшелчэнен тамырын ашыйбыз эле без?

6. Кайсы жилэк-жимештэ С витамины башкаларга караганда куберэк?

7. Жилэк-жимешлэр арасыннан персикны табып курсэтегез эле

8. Кайсы яшелчэнен яфрагын ашап була?

9. Рэсемдэ безнен кайсысы артык

     - Беренче шигырен М.Жэлил 9 яшендэ яза. 1922 нче елда Казанга килэ, укырга керэ. Мэскэудэ «Кечкенэ иптэшлэр» дигэн балалар журналында редактор булып эшли. Бик куп шигырьлэр ижат итэ, шигырьлэренэ койлэр языла. Шигырьлэре торле теллэргэ тэржемэ ителэ. Э хэзер сезнен каршыгыз Кирсанова Эльза чыга.

Кирсанова Эльза:

На заре петух

Крикнул во вес дух:

Кукарек-ку, кукарек-ку, кукарек-ку!

Слышно там и тут

Петушки поют

Кукарек-ку, кукарек-ку, кукарек-ку!

- Э хэзер сезгэ Сэмирэ «Чишмэ» шигырен сойлэп утэ.

                                   Яр астыннан чишмэ ага,

Чылтыр - чылтыр тавышы.

Жил искэндэ иелеп кала

Ярда ускэн камышы.

Сэмирэ:

Челтер-челтер чишмэбез,

Ярдан балчык ишмэгез.

Суны шуннан эчегез,

Башка жирдэн эчмэгез!

- Азамат Гимадиев рус теленэ тэржемэ ителгэн «Мой пес» шигырен сойли.

- Ралина «Кукушка»шигырен сойлэп утэ.

      - Муса Эминэ белэн гаилэ кора. Аларнын Чулпан исемле кызлары туа. Ул аларга багышлап та шигырьлэр яза. «Кызыма» дигэн шигыре дэ кызы Чулпанга багышлана. Анын энисе Рэхимэ апа да, шигьри кунелле була, шигырьлэр, жырлар яза.  Кечкенэ Мусаны тирбэтеп йоклатканда, бишек жырларын башкара.

      Э хэзер сезгэ дэ  Азалия белэн Сэмирэ «Кызыма» жырын башкарып китэрлэр.

«Кызыма»

Шаян кызым син минем,

Тан йолдызым син минем,

Йорэгемдэ кабынган

Шатлык жырым син минем.

Синен гомерен жыр булып

Янрар бэхет илендэ,

Йолдыз булып янарсын

Син туган ил кугендэ.

Таннан торып бакчада

Син уйнадын конозын.

Аргансындыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

      - Шулай матур гына яшэгэндэ , сугыш башлана.  1941 нче елда Муса фронтка китэ. Ул каты яраланып, дошман кулына элэгэ. Аны торле тормэлэргэ жибэрэлэр. Ин авыры Моабит тормэсе булла.  Муса улем алдыннан да узен батырларча тоткан, куркып калмаган. Ул узенен уткен кэламе белэн дошманнарга каршы корэшэ.  Тормэдэ ул «Вэхшэт» , «Ана бэйрэме», «Кызыл ромашка» hэм башка бик куп шигырьлэр яза.

  Газизова Тансылу «Кызыл ромашка» шигырен сойлэп китэр

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп, 
Җай гына селкенделәр. 
Һәм кинәт шунда гаҗәп 
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп, 
Утыра ромашка кызы, 
Тик чуклары ак түгел, 
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак, 
Аерылмый бер-береннән; 
Ничек болай бер үзе 
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй, 
Ник үзгәрдең? Нишләдең? 
Нидән кызыл чукларың? 
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка: 
— «Төнлә минем яныма 
Ятып батыр сугышчы 
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты 
Унбиш укчыга каршы; 
Чигенмәде, тик таңда 
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны 
Тамды минем чукларга. 
Минем кызыл күлмәгем 
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым 
Канын саклап чугымда, 
Көн дә аны сагынып, 
Балкыйм мин таң нурында».

Камалетдинова Равушания Зиганшиновна

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә 
Ил кырында чәчәк атыгыз! 
Күпме булса сездә көч һәм ялкын, 
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым, 
Сездә минем керсез яшьләрем. 
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, 
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп 
Йөрәгем һәм хаклык кушканны. 
Җырым белән дусны иркәләдем, 
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт, 
Вак тормышның чуар пәрдәсе, 
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр 
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым, 
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын, 
Җырлап килдем тормыш языма. 
Соңгы җырым палач балтасына 
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә 
Һәм үләргә кыю ир булып. 
Гомрем минем моңлы бер җыр иде, 
Үлемем дә яңрар җыр булып.

  - Э хэзер сезгэ Муса Жэлилнен сэхнэлэштерелгэн «Карак песиен» тэкъдим итэбез. Башкаралар : Габдрахманова Ильсияр Галихановна, Зиганшина Танзиля Вакиповна.

Слайд .

- Кызганычка каршы, боек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Жэлил туган иленэ эйлэнеп кайта алмый, мэнгегэ чит жирлэрдэ ятып кала. Лэкин, без аны , беркайчан да онытмабыз!!!

Муса Жэлил исеме доньяда яшэуче  hэр халыкка билгеле. Анын исеме белэн бистэлэр, урамнар аталган. Ана багышлап hэйкэллэр куелган.

Узенен халыкчан ижаты, улемсез шигырьлэре белэн Муса Жэлил халкыбыз тормышында буген дэ актив катнаша. Ул якты хэм матур тойгылар тэрбияли. Кешелэрдэге hэм тормыштагы матурлыкны курергэ hэм шул матурлык очен корэшергэ чакыра.

 - Лутфулина Найля Афауллаевна «Песня о Мусе Джалиле»(стихи Р.Корбана)

Из азбуки я знаю

О Мусе  Джалиле

Как боролся с фашистами

Он во вражеском тылу.

Муса Джалиль, Муса Джалиль,

Народный наш герой

Бессмертно его имя

Вечная его слава!

Песни писал наш  Муса

Его оружием было - перо

 С приходом врага

На автомат поменял он перо!                        

Данную Родине клятву

Не запятнав, он сохранил.

И даже рядом с палачом

Родную землю не предал!

- Э хэзер Муса Жэлилнен «Вэхшэт» шигыренэ тошерелгэн фильмны карап утэбез.

- Шунын белэн,балалар, безнен Муса Жэлилгэ багышланган эдэби кичэбез тэмам.

 

nsportal.ru

Муса Джалиль - стихи на татарском языке

Уткәндә кичергән Кайгылар, газаплар Барсы да онтыла, Барсы да җуела. Төн үтеп, күңелле Көн тугач, азактан Берсе дә булмаган Шикелле тоела. Аһ, ләкин онтылмый Гомергә, гомергә Электә татыган Шатлыклар, рәхәтләр — Яндырып йөрәкне, Саклана күңелдә Кадерле минутлар, Бәхетле сәгатьләр. 1942, сентябрь  

Доклад бетте. Залда беркемнең дә Кузгалырга көче җитмәде, Кан сибелде сизгер йөрәкләргә, Күз аллары кинәт томанланды, Ачынып, әрнеп күңел сыкрады. Тагын… Урамнарны көнчыгышта Эшче каны белән юганнар. Хатыннарны хурлап таптаганнар Нәни балаларны буганнар. Тагын… Ирек, икмәк сораганга, Төрмәләргә эшче куылган Авыр тойгы белән бар да, бар да Төенләнеп калды күңелдә. Доклад бетте, Ләкин киң зал

Читать далее →

Илгә кергәч Йоган, чик калмады Халыктагы үчкә, ачуга. Кояш сүнсә, бәлки, бу кадәрле Булмас иде җирдә фаҗига. Тар-мар итеп коллык, караңгылык Саклап яткан дошман оясын, Каны белән халык саклап калды Кешелекнең якты кояшын.

Бала чакны безнең әйтмә инде, Тау шуганбыз җәфа өстеннән. «Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп, Чәчебездән тартып үстергән. Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә Чәчрәп тора зәһәр үткерлек; Усал аталарның күбесен без дә Мыегыннан тартып чүктердек. Безнең юлга цемент коелмаган, Дәрьяларга күпер салмаган; Үзебез үк ясап күчәрен дә Кигезәбез бүген арбага. Без төзибез тормыш өр-яңасын, Кыенлыклар белән көрәшеп;

Читать далее →

Мин дә йөрдем Казан урамында hәм карадым шәhәр тирәсен. hәр адымда күңел күрә монда Дуслар эшен, дуслар көрәшен. Болытларга тия манаралар, Суда уйный төзелеш нурлары, Бизәл, Казан, hаман яңара бар!- Дидер төсле дулкын җырлары, Казан-бишек: әатлыгын да аның, Хәсрәтен дә халык тирбәткән. Күмелгән ул дәртле, татлы моңга, Ә чыбылдык итеп-нур япкан. Яңа портның биек краннары

Читать далее →

Песнәк Алтын көзләр узып китте, Ап-ак кыш килеп җитте. Ап-ак кар яуды җиргә, Җир акка чумды инде. Әнә агачта бер песнәк, Җим эзләп йөри икән. Ары карый, бире карый Бер дә табалмый микән?! Мин озак карап тормыйчан Тотындым үз эшемә. Җимлек ясадым кошчыкка, Элдем куак түшенә. Песнәгем бик тә шатланды, Минем эшемне күреп. Рәхмәт әйтеп,

Читать далее →

Гүзәлия Гүзәл сүзен ачыклар сүз, Җир йөзендә бар микән. Гүзәлгә тиң саф таң суымы, Әллә ап-ак кар микән. Гүзәл кеше гүзәллекне Кайлардан ала икән. Сихри исеме бар кешегә, Сер булып кала микән. Шуңа аңа кушылгандыр, Гүзәл исем – Гүзәлия. Таң суы да тиң түгел, син Серле Гүзәллеккә ия! Ильдар Бикмуллин ***** Ландыш исемле гүзәл затларга Ак кыңгырау чәчәкләрең —

Читать далее →

Мәктәп, мәктәп… Уйларымда һаман кайтам сиңа, Искә алам сабый чагымны. Мөгаллимнәр сабыр, көләч иде, Май кояшы кебек ягымлы. Бүген алар безне алмый каршы, Бакыйлыкка күчкән күбесе. Тик йөзләрен саклый онытмыйча, Күңелнең тутыкмас көзгесе. Бәлки алар якты йолдыз булып, Нур сибәдер безгә күкләрдән. Укытучы… Мәктәп.. бу ике сүз. Утта янмый торган дәфтәрдә. Фирдания Нугаева ***** Мәктәбем ​Агарды

Читать далее →

Көз икәнен белмиләр Салкын таңны яфрак каплый, Җирдә ята сары шәл. Һавага сагышын чәчкән Алтын көзнең зары жәл. Шәлне күтәргәли җилләр, Шукъ яңгырлар ашыга, Кояш киткәнен көтә дә Килеп чыга каршыга. Маңгай терәп тәрәзәгә Шаян көзне күзәтәм. Аңымда буталып беткән Хисләремне төзәтәм. Казлар оча, китмәс кебек, Тик борылмый кирегә. Адашмыйча, юллар табып Кайтыр микән бирегә?

Читать далее →

Җәйге яңгыр   Болыт чабуларын җилфердәтеп, Күкри-күкри җәйге яңгыр узды. Җәйге яңгыр хәтерләтә миңа Уңган агрономны-абыемны… Ул кояшлы җәйге яңгыр иде, Күкрәүләре, яшеннәре булды. Коеп яуды, оеп яуды да ул, Китеп барды… калды шифа-моңы. Дымга тиенеп калды басу-кырлар, Аның төсе булып калды Икмәк. Кояш төсле Икмәк үлемсез ул,- Аны үстергәннәр Җирдән китмәс!- Шулай күкри-күкри еракларга

Читать далее →

Язгы кайту — Язгы тамчы, тизрәк тамчы Төнге сөңге бозлардан! Күңелдәге яңарышның Хисләре нык кузгалган. — Гөрләвекләр, йөгерегез Кар эретеп инешкә! Ак юрганны яшерегез Күздән, кайтып керешкә. Инешемдә боз сугышы — Ярга бозлар шуыша. Кыш кидергән тунын елгага Салдырмаска тырыша… Көлә Кояш нурын сибеп Яз килә бит — тантана! Аякларым туган якта! Җан сөенә, мактана…

Читать далее →

Ап-ак кар. Ап-ак кар. Бу җирдә Нәрсә юк. Нәрсә бар- Барын да каплаган ап-ак кар. Ап-ак кар. Ап-ак кар. Бу җирдә Ышану, көтү бар- Аларын капламас ап-ак кар. Алсу Гайфуллина ***** Кар ява Буранланып яңа еллар керә. Ак аргамак — давыл яллары — аргы очтан оча бирге очка сыкы чәчле кышка юл ярып. Иске елдан

Читать далее →

Совет солдаты кабере янында   Мин җырламыйм каберең ташы турында,— Җырлыйм яшәү моңын. Вакыт үткән белән бозылмый бер дә Синең елмаюың. Ташың тора,— зыян юк аның һич.— Ул гаепле түгел… Кара күзле болгар хатын-кызларын Үзеңә тартасың гел. Тын, чал аналар да, гитаралар да Моңлы, сабыр-салмак: Сөйләмиләр синең үлемең турында,— Мәңге янар якты көнең турында Яд

Читать далее →

Сабантуйда җиңелгән малай Җилкенеп чыкты уртага, Үзе дә белми нидән — Ахры, мәйданга ашкыну Җитмеш бабадан килгән. Карыйлар җиде яшьлеккә Көрәшче итеп зурлап, Алды ул ипләп сөлгене Бик оста гына урап. Уйламый кем алдында да һич артка чигәрмен дип, Ышанып, көч тоеп чыккан, Әлбәттә җиңәрмен дип. Аңа каршы баскан малай Озынрак шул бер башка, Үзең

Читать далее →

Кадерле хәтирәләр Балачагым искә төшә… Утын яккан ак мичләр. Тәрәз капкачын каерган, Көзге, шук, шаян җилләр. Радиодан яңгыраган Салмак кына җыр-көйләр. Әнием аруын онытып Сөйләгән әкиятләр. Иртән, без торганчы, әни Пешергән пәрәмәчләр. Зәңгәр мәтрүшкә, бөтнекле, Хуш исле, тәмле чәйләр. Эх, балачак, үткән киткән… Кадерле хатирәләр. Күпме генә сагынсак та, Кайтмас инде ул көннәр. Лилия Сәлахетдинова

Читать далее →

Мәхәббәт Күптән төсен җуйган инде, Күптән беткән үзгәреп. Асыл болгар егетенең Назлап әйткән сүзләре. Офыкларга кадәр китеп Җәелер моңсу томан; Болгар кызы Айбикәнең Алсу күлмәге сыман. Карагайлар арасыннан, Җитәкләшеп йөгереп, Тиен баласыдай җитез, Болан кебек йөгерек. Бер пар төшеп бара кебек Иделдәге каекка. Алар өчен безнең Идел Күптән инде саеккан. чыклы үләндә калган күк Болгар

Читать далее →

Каеннар   Юл читендә айкала да чайкала Ак каеннар, яшь каеннар, Каеннар… Тирә-якта шаулый бодай диңгезе, ‘ Сорый кебек: «Әйтче, егет, син безгә — Күңелеңдә нинди уй бар, кайгы бар?» Уем тик шул: ятыйм каен төбендә, Арып-талып бодай ургач хәл алып, Сайрар кошлар яңгыратсыннар тирәмне, Серләшсен дә шыбырдашсын һәр яфрак — Серле булу каеннарга хәләл

Читать далее →

Авылда   Әйләнәм дә кайтам. Күрше карчык Күреп калып урам чатыннан, «Бәрәкалла, күз тимәсен» диеп, Карап кала минем артымнан. Мин — хыялый, җилфер-җилфер килеп, Чабуымны ачып буранга, Канатларын җәйгән кошка охшап очып киләм ап-ак урамнан. Шул мизгелдә шаян бөтерчектәй, Хатирәләр уйнап ярсына,— Колакчыны күзләренә төшкән, Малай чагым чаба каршыма… Раил Рахман ***** Көтүдә Үч иткәндәй

Читать далее →

Туган якның гүзәл була — Гади генә бер гөле дә… Ямьле була, кыек булмый Туган якның бер җире дә. Туган якның шифа була — Талгын искән бер җиле дә… Үлеп китсәм, миңа җитә Туган якның бер гүре дә. Әдхәт Синугыл ***** Туган җирем Кызгылт-сары җылы җәй көннәре… Мин шигырьләр язам төн ката. Яратам шул болгар

Читать далее →

Әти яки әни түгелме? Апа! Әнә, тәрәзәгә кара, Берәү уза, әни түгелме? Күрегезче! Ашыгып монда керә, Мине алырга ул килдеме? Ул керде дә бөтен бала-чага Аның каршысына йөгерде. Тәмле иде, тел очында тора Кәнфитенең әле дә тәме. Барыбызны күзләп, карап чыкты. Танымады ахры ул мине. Әйтегезче аңа, мин бүлмәдә, Апа ул соң күрдеме мине? Карады

Читать далее →

nashi-stihi.ru

Короткие стихи Мусы Джалиля для детей — Студопедия.Нет

Биография, история жизни Мусы Джалиля

Родился Муса Мустафович Залилов в 1906 году в феврале месяце 2-го (15-го по н.с.) числа в Оренбургской губернии в небольшой татарской деревне Мустафино. Отца будущего знаменитого поэта звали Мустафой Залиловым, мать — Рахимой, урождённой Сайфуллиной. Оба они были крестьянами.

Муса сначала учился в деревенском мектебе, а после переезда семьи в город начал посещать «Хусаинию», мусульманскую духовную школу-медресе в Оренбурге. После Октябрьской революции она стала Татарским институтом народного образования. Залилов здесь, кроме теологии, изучал также светские дисциплины: рисование, пение и литературу.

Весной 1919 года Муса записался в оренбургскую комсомольскую организацию, только что возникшую в этом году, боролся за распространение влияния комсомола в медресе. Мусе Джалилю пришлось стать участником Гражданской войны. Только в 1927 году он сумел поступить в МГУ на этнологический факультет, чтобы учиться на литературном отделении. Муса окончил литературное отделение в 1931 году (после реорганизации его в литературный факультет МГУ).

Джалиль был в 1931-1932 годах редактором детских журналов на татарском языке, издаваемых при ЦК ВЛКСМ. Он с 1933 года занимал должность завотделом искусства и литературы в татарской газете «Коммунист», которая тоже выходила в Москве. В столице Муса Джалиль познакомился с советскими поэтами Михаилом Аркадьевичем Светловым (Шейнкманом), Александром Ильичом Безыменским, Александром Алексеевичем Жаровым.

Два первых сборника стихов Джалиля – «Орденоносные миллионы» и «Стихи и поэмы» – вышли в 1934 году. Муса работал с молодежью. В татарскую литературу пришли по его рекомендациям Абдулла Бариевич Алиш, Габдрахман Сафич Абсалямов. Джалиль в 1939-1941 годах занимал должность ответственного секретаря Союза писателей Татарской АССР, был заведующим литчастью Татарского оперного театра.

После призыва в армию в июне 1941 года Джалиль учился в Мензелинске на двухмесячных курсах политработников и ушёл на фронт. Вскоре он стал на Волховском фронте сотрудником фронтовой газеты «Отвага». На Волховском фронте в 1942 году обстановка стала усложняться. Вторая ударная армия была отрезана от остальных советских войск. Старший политрук Муса Мустафович Залилов 26 июня 1942 г. с группой офицеров и солдат, пробиваясь из немецкого окружения, попал в засаду. В завязавшемся неравном бою Муса получил ранение в грудь и попал в плен в бессознательном состоянии. Начались его скитания по фашистским тюрьмам. В Советском Союзе его считали «пропавшим без вести».


Чтобы продолжать борьбу с врагом, Муса Джалиль вступил в легион «Идель-Урал», который создавали немцы. На территории оккупированной немцами Польши, в Едлиньске близ Радома, где легион «Идель-Урал» формировался, Муса организовал группу подпольщиков среди легионеров и устраивал неоднократно побеги военнопленных.

Джалиль, пользуясь тем, что немцы поручили ему проводить культурно-просветительскую работу, разъезжал по лагерям для военнопленных, устанавливая конспиративные связи и вербуя новых членов организации подпольщиков под видом набора самодеятельных артистов в хоровую капеллу, созданную в легионе. Джалиль был связан с «Берлинским комитетом ВКП(б)», подпольной организацией под командованием Николая Степановича Бушманова.

21 февраля 1943 года 825-й батальон, сформированный первым в легионе «Идель-Урал», был направлен в Витебск, там он предпринял попытку восстания, и часть бойцов сумела присоединиться к белорусским партизанам. При попытках использования их в боевых действиях личный состав оставшихся шести батальонов легиона тоже переходил часто на сторону партизан и РККА.

В августе 1943 года Джалиля арестовало гестапо за несколько дней до тщательно подготовленного восстания военнопленных.

 Муса Джалиль за участие в подпольной деятельности в берлинской тюрьме Плётцензее в 1944 году 25 августа был казнён на гильотине.

Судьба Мусы Джалиля в СССР долгое время оставалась совершенно неизвестной. МГБ СССР завело в 1946 году розыскное дело на Мусу Мустафовича Залилова. Он обвинялся в сотрудничестве с врагом и измене Родине. В 1946 Нигмат Терегулов, бывший военнопленный, принёс в Союз писателей Татарской ССР блокнот стихов Джалиля. Ещё через год из консульства СССР в Брюсселе была получена вторая тетрадь. Её вынес из Моабитской тюрьмы Андре Тиммерманс, бельгийский участник Сопротивления. Он с Джалилем сидел в одной камере. Муса сказал ему в последнюю встречу, что группу товарищей-татар и его самого скоро казнят, и попросил передать тетрадь на родину.

Только благодаря напряжённым многолетним усилиям следопытов его истинная судьба и трагическая гибель были установлены. Через 12 лет после его гибели 2 февраля 1956 г. Мусе Джалилю было присвоено звание и орден Героя Советского Союза посмертно за исключительное мужество и стойкость, которые он проявил в ходе борьбы с немецко-фашистскими захватчиками. Было также присуждено поэту за цикл стихотворений, написанных в фашистской тюрьме, «Моабитская тетрадь» – звание лауреата Ленинской премии – посмертно.

Короткие стихи Мусы Джалиля для детей

 

 

Мчался храбрый джигит
На гнедом скакуне.
В чистом поле
Он с вражеской ратью схлестнулся,
Но без всадника конь
Проскакал в тишине
По родному селу,
А джигит не вернулся.

В чистом поле погиб он
В неравном бою,
И окрасилась кровью
Трава молодая.
Но простреленный стяг
Он, как клятву свою,
Младшим братьям своим
Завещал, умирая.

Над могилой
Бессмертное знамя горит...
В каждом доме тебя
Поминают любовью,
В каждом сердце живёт
Твоё имя, джигит,
И склонилась страна
К твоему изголовью.

Ты прощай, моя умница,
Погрусти обо мне.
Перейду через улицу –
Окажусь на войне.

Если пуля достанется,
То тогда не до встреч.
Ну, а песня останется –
Постарайся сберечь...

 

Ночь нас одарила первым теплым ливнем,
Он унес последний холод с мраком зимним,
Вся земля покрылась пестрыми коврами,
Бархатной травою, яркими цветами.

Белая береза распахнула почки:
Не стоять же голой в майские денечки!
Босиком помчались мы под ветром мая.
Растянись на солнце, грейся, загорая!

Ночной простор. Я жгу костер.
Вокруг туман, как море…
Я одинок — простой челнок,
Затерянный в просторе.

Горит бурьян. В густой туман
Он мечет сноп огнистый,
И смутный свет, минутный след,
Дрожит в пустыне мглистой…

То красный блеск, то яркий всплеск
Прорежет вдруг потемки.
То погрущу, то посвищу,
То запою негромко…

 

 

Огонь, светящийся во мгле,
Заметят ли, найдут ли?
На звук, летящий по земле,
Ответят ли, придут ли?

Однажды на крыльце особняка
Стоял мальчишка возле самой двери,
А дотянуться пальцем до звонка
Никак не мог — и явно был растерян.

Я подошел и говорю ему:
— Что, мальчик, плохо? Не хватает роста?..
Ну, так и быть, я за тебя нажму.
Один звонок иль два? Мне это просто.
— Нет, пять! —
Пять раз нажал я кнопку.
А мальчик мне:
— Ну, дяденька, айда!
Бежим! Хоть ты большой смельчак, а трепку
Такую нам хозяин даст,— беда!

Много к девушке-зорьке спешит женихов
Из заморской чужой стороны,
Все в парче да в атласе, и грузом даров
Их ладьи золотые полны.

Этот — жемчуг принес, тот — бесценный алмаз.
Кто ж, красавица, суженый твой?
Каждый слышит в ответ непреклонный отказ
И ни с чем уплывает домой.

Но пришел между ними однажды поэт
И принес он ей сердце свое,

Только сердце, где песни, где пламя и свет…
Вот счастливый избранник ее!

 

Стихотворение «Петушок»

На заре петух

Крикнул во весь дух:

- Кукурек-ку,

Кукарек-ку,

Кукарек-ку!

Слышно там и тут

Петушки поют:

- Кукарек-ку,

Кукарек-ку,

Кукарек-ку!

И скорей, скорей, скорей

В сад бежать гурьбою всей:

- Кукарек-ку,

- Кукарек-ку!

 

 

«Сэгать» («Часы») на татарском языке

Сэгать суга : «Дан-дан!»

Хэбэр бирэ таннан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Курэ:эшлэр харап,

Тагын сонга калган

Шул йокыга карап.

Сэгать йори: «келт-келт,

Тиз мэктэпкэ кит-кит!»

Марат ана дэшэ:

«Тукта, мине кот-кот!»

 

Стихотворение «Яз коне»

Яз коне карга

Бала чыгара.

Кон дэ жим эзлэп

Авылга бара.

Авылда эби

Чебешлэр саклый,

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

studopedia.net

Муса Җәлил - Вәхшәт :: Шигърият.ру

Дуслар белән уртаклашырга


Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Вәхшәт

Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар...

Ә аннан соң чокыр кырыена
Тезделәр дә хәлсез халыкны,
Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...
Юк, бу көнне,
Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады.
Ишетелде калын бер имәннең
Авыр сулап җиргә ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары
Итәгенә елап ябышты.
Мылтык тавышы кисте карт ананың
Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле
Калтыранып, төелеп яшенә,
Анасының итәк арасына
Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына,
Нәни күңеле сизә, күрәсең!
— Аталар бит, әнием, яшер мине,
Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белән
Күтәрде дә җирдән баласын,
Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка
Каршы тотты йөрәк парасын.

Бала кинәт аңа ыргытылды,
Ачы тавыш өзде йөрәкне:
— Мин яшисем килә, әнием, җибәр,
Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...

— Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,
Йом күзеңне, күзең күрмәсен!
Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...
Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Бала йомды күзен...
Ак муеныннан
Кызыл тасма төште, салынып.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен.
Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..
Нишләдең . син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны
Буяп җирнең канлы яшенә,
Үлем булсын нуры, ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә!

shigriyat.ru

Муса Җәлил - Ана бәйрәме :: Шигърият.ру

Дуслар белән уртаклашырга


Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Ана бәйрәме

— Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага.
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юлларын,
Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Көньягыннан очып күгәрчен
Кайтып керде ана йортына.
— Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,
Салма мине сагыш утына.
Сөйлә дөресен, кая зур улым?
Дөньядамы бәгърем, күз нурым?
— Кайгы сиңа, ана, Кырымда
Улың үлде сугыш кырында.
Катып калды ана, дәшмәде,
Ярсып чыкты кайнар яшьләре.
Кайгысыннан өлкән улының
Көмеш төсле булды чәчләре.

— Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага.
Әйтсәгезче якын дус итеп,
Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым,
Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым.
Уртанчысы, бәлки, исәндер,
Җил аңардан миңа исәдер?

Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә
Нидер әйткән төсле кылынды.
— Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә
Күрмәдеңме минем улымны?

— Кайгы сиңа, ана, уртанчы
Улың үлде сугыш кырында.
Соңгы йөрәк тибеше тынганчы
Алмаз кылычы булды кулында.

Ауды ана таеп һушыннан,
Парчаланган йөрәк түзмәде.
Елый-елый улы сагышыннан
Сукырайды аның күзләре,

—Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым шомлы далага,
Әйтегезче, зинһар, үз итеп,
Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта,
Бер өмитем калды тормышта:
Күрмәсәм дә бергә өчесен,
Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Никтер очмый күктә күгәрчен,
Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.
Тик яңратып урман буйларын,
Ишетелә быргы уйнавы.

Таң алдыннан ана уянды —
Җир тетрәткән тояк тавышына.
Тәрәзәгә килеп таянды,
Чик-чама юк аның сагышына.

Шыңгырдатып тавышын даганың
Бер ат килә, ярсый йөрәге.
Ат өстендә улы ананың,
Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы,
Кулларында җиңү байрагы.
Каршы ала котлап батырны,
Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә ана улкаен
Күңеле белән сизеп таныды.
—Балам! - диеп, елап, ул аның
Күкрәгенә килеп сарылды.

— Кайттыңмы, улым, алтыным!
Куанычым минем, актыгым!
Карт ананың көмеш чәченә
Алтын яше тама батырның.

— Я, тынычлан, анам, борчылма,
Сиңа улың— синең актыгың
Алып кайтты алмаз кылычында
Ил саулыгын, җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта
Җиңү юлын сызып үлделәр.
Гомерләрен соңгы сулышта
Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта
Абыйларның батыр гәүдәсен,
Алып кайттым данлы байракта
Каннарының алсу шәүләсен...

Ана алды алсу байракны,
Күзен сөртте - күзе ачылды.
Каршысында тора гайрәтле,
Киң күкрәкле батыр лачыны.

—Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Сез килегез якын дус итеп,
Күп кайгылар кичкән анага.

Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,
Мин өч лачын илгә үстердем.
Батыр көрәш җырын өйрәтеп
Кошларымны кырга очырдым.

Ике улым кире кайтмады,
Кешнәп йөри кырда атлары,
Мин аларга бирдем канымны,
Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып,
Җиңү таңын җиргә кабызып,
Алып кайтты илгә ул таңны,
Кече улым, батыр лачыным.

Ал медале аның путаллы,
Куандырды анай карчыгын.
Һич үлмәгән төсле улларым,
Өем тулы кызлар, егетләр,
Туя алмыйм тыңлап җырларын,
Минем балаларым кебекләр.

Бер кайгырсам, ике шатланам.
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем.

Сез килегез бу шат анага,
Аның бүген туган бәйрәме.
Агыла аңа картлар, балалар,
Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзәлде
Йөрәгенең авыр ярасы.
Ил түрендә, гөлләр эчендә
Өч батырның туган анасы.

shigriyat.ru

Муса Җәлил - Чәчәкләр :: Шигърият.ру

Дуслар белән уртаклашырга


Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Чәчәкләр

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.

Бу җирдә күп булды сугышлар,
Янгыннар, явымнар, давыллар,
Киселде күп батыр тормышлар,
Янды зур калалар, авыллар.

Ил эчен барды бу зур көрәш,
Давыллы, дарылы елларда.
Сеңде бу туфракка күпме яшь,
Күпме кан тамды бу кырларга.

Шул каннар һәм яшьләр аркылы,
Ил бөек җиңүгә иреште.
Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,
Чәчәккә төренде җир өсте.

Бу гөлләр шытты Җир-ананың
Яралы йөрәге түрендә.
Ничек ул йөрәкнең янганын
Мин күрәм аның һәр гөлендә.

Җыегыз, балалар, сез җирнең
Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.
Китерегез данлыклы хөр илнең,
Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

Сезнең дә, бәлки, бу сугышта
Үлгәндер атагыз, агагыз,
Хәтерләп сезне соң сулышта...
Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.

Сез назлап үбегез гөлләрне,
Хуш истән күңлегез ачылсын.
Җир бирде сезгә шат көннәрне,
Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын.

Балалар, сез гөлләр үзегез,
Чыктыгыз калкып җир карныннан.
Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез
Атагыз, агагыз каныннан.

Сез безгә шулкадәр кадерле,
Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!
Ал таңы алдагы дәвернең
Йөзегездә чагыладыр шикелле.

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр
Бит җиңеп алынган гомергә.

shigriyat.ru

Муса Җәлил - Бер кызга :: Шигърият.ру

Дуслар белән уртаклашырга


Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Бер кызга

Кызык кына булды бу очрашу,
Син ерактан, мин дә ерактан.
Ә күптәнге якын танышлар күк,
Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исемемне дә юньләп белмисеңдер,
Үзең шундый сөеп карыйсың.
Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле
Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,
Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;
Нәрсә җитә менә шундый матур,
Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең
Ялкыныннан шулай кабынып
Яшәү, җирдә гомер ахрынача
Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне
Бәйләде соң аера алмаслык?!
Без сөйләшеп түгел, серебезне
Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын
Шагыйрь йөрәгеме аңламас?
Сөяксез тел кайчак алдаса да,
Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,
Яшерә алмый шатлык яшемне,
Мин кулыңны кысып, чын күңелдән:
—Сердәшем! — дип сиңа дәшәрмен.

Аерса да безне язмыш җиле,
Алып китеп сине еракка,
Киңәшем шул: җирдә иң кадерле
Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән
Канатланса иде күңелләр,
Сөю дымын эчеп бер тамырдан,
Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында
Үтсә иде яшьлек вакытлар.
Әйтче, бәгърем, миңа, җир йөзендә
Шуннан артык нинди бәхет бар?!

shigriyat.ru

Муса Җәлил - Иркәм :: Шигърият.ру

Дуслар белән уртаклашырга


Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Иркәм

Иртән миңа иркәм килгән,
Бәйрәм күлмәген кигән.
Су буена чакыра килгән,
Кичекми барсын, дигән.

Шул хәбәрне ишеттем дә,
Ашыгып иркәмә киттем,
Өч адымны бер иттем дә,
Иркәмә барып җиттем.

Иркәм әйтә: — Тальяныңны
Ник алмадың, акыллым?
Мин бит синең уйнавыңны
Яратканга чакырдым.

Сүзен тыңлап утырдым да,
Торып өйгә йөгердем,
Тальянымны кыстырдым да,
Чак-чак килеп өлгер дем.

Иркәм әйтә: — Итекләрең
Майламаган икән бит!
Әллә шулмы үчекләвең?
Мин соң синең иркәң бит!

Шул шелтәсен ишеттем дә,
Кире өйгә ычкындым.
Учлап-учлап май сөрттем дә
Итекләрне ышкыдым.

Килеп кердем, иркәм әйтә:
— Кырмаган бит сакалың!
Шуның өчен бит таң иртә
Барып ишегең шакыдым».

Болан төсле чабып кайттым,
Пәкене эзләп таптым,
Ары тарттым, бире тарттым,
Сакалны кырып аттым.

Инде килдем, әйтә иркәм:
— Кискәнсең иягеңне,
Үз-үзеңә син үч икән,
Биргәнсең кирәгеңне!

Сугышканнар, дип әйтерләр,
Мин бармыйм синең белән—
Иркәм белән йөрү бергә
Чикләнде шуның белән.

Акрын гына, сүлпән генә
Мин өемә атладым,
Кайткач үзем: —Иркәм белән
Йөредем,— дип мактандым.

Иркәм минем бигрәк иркә,
Үрле-кырлы сикертә.
Иртә үпкә, кич тә үпкә,
Ә шулай да сөйдертә.

shigriyat.ru


Смотрите также



© 2011-
www.mirstiha.ru
Карта сайта, XML.