Макмай стих на татарском


Һади Такташ - Мокамай :: Шигърият.ру

Дуслар белән уртаклашырга


Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Мокамай

Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар...

Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
Югалдың...

Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны...
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек...
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип...
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йөлу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең...
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәлмәдең...
Калдың, югалдың...
Үткәннәрем авыр әкият минем, -
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм...
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең...
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең...
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды...
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең...
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен...
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр...
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм...
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, -
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен...

shigriyat.ru

Мокамай (Такташ) - Wikisource

Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар...

Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
Югалдың...

Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны...
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек...
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип...
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йөлу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең...
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәлмәдең...
Калдың, югалдың...
Үткәннәрем авыр әкият минем, -
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм...
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең...
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең...
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды...
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең...
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен...
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр...
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм...
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, -
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен...

Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан.
Ул Сыркыды авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы иде.
Соңгы елларда авылда, арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, җыенда
кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен-үзе суеп үтергән. – Һ. Такташ искәрмәсе.

wikisource.org

Һади Такташ «Мокамай» (Хади Такташ «Мокамай»)

 Стихотворение на татарском языке

Текст стихотворения «Мокамай»

«Мокамай»

«Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын…
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар…

Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар…

Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
Югалдың…

Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны…
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек…
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йөлу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең…
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең…
Калдың, югалдың…
Үткәннәрем авыр әкият минем, —
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм…
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең…
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең…
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды…
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең…
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен…
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр…
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм…
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, —
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен…»

rusputin.ru

Мукамай*

Источник: Такташ Х. Письма в грядущее: стихотворения и поэмы/ пер. с татар. Л. Мартынова.- Казань, 1971.-С.163-166.

Не знаю,
Сколько времени,
Должно быть,
Вовеки не смогу я позабыть
О том, как шелестит в лесах тамбовских
Листва осин.
И вечно, может быть,
В мечтах моих лесная эта чаща
Меня не перестанет окружать,
И старые дубы, не отставая,
Меня повсюду будут провожать.
И нет нигде таких березок белых,
И нет цветов, подобных тем цветам:
Нет камышей нигде таких на свете,
Которые шумели бы, как там.
Как двое мальчиков из сказки,
Два голодранца: я и ты,
Карабкались мы на деревья,
Чтоб мир увидеть с высоты.
Два мальчика... белесый и чернявый:
Светловолосый — это я.
А смуглый, темноглазый, косолапый —
Ты, Мукамай, мой друг, душа моя!
Как я карабкался на белую березу,
Так к жизни, к свету, ввысь дорогу брал.
А ты, мой милый, не сумел подняться,
Ты затерялся,
Ты отстал.
Как двое мальчиков из сказки,
Мы, остренькие носики задрав,
Подобно взрослым, руки — за спиною,
Топча луга, бродили в гуще трав.
Все было ново нам, все было в диво,
От нас ничто укрыться не могло,
Мы до всего на свете добирались.
Довольно часто нам и не везло,
И не однажды ивовые прутья
Хлестали нас с тобою, милый друг.
Как двое мальчиков из сказки,
Терпели мы немало горьких мук.
Но кто же знал, что в ремесло худое
Забаву превратишь ты, удалец,
И что игрой начавшееся дело
Тебя погубит наконец?
Я б написал письмо тебе, но поздно,
Его уж ты не можешь получить.
И все же я, Мухаммеджан, обязан
Твою хотя бы память обелить.
Жизнь, очерченную худою славой,
Ножом ты окровавленным пресек.
Но как же это все-таки случилось?
Что ты наделал, милый человек?
Как двое мальчиков из сказки,
Два голодранца; я и ты,
Карабкались на белые березы,
Чтоб мир увидеть с высоты,
И я увидел красоту вселенной;
Все выше, к свету я дорогу брал,
А ты, мой милый, не сумел подняться,
Ты затерялся,
Ты отстал!
Былое для меня плохая сказка.
Коль в этой сказке тень мелькнет твоя,
Клянусь, что о тебе, дружок мой бедный,
Не как о воре вспомню я.
Ты жить хотел. Имел на это право!
И за тобою лишь одна вина,
Что из когтей нужды пути не знал ты,
Что ты не видел выхода со дна.
А ведь когда плели мы вместе лапти,
Ты лучше плел — искусней и быстрей.
И то, что я плету их некрасиво,
Ты объяснял бездарностью моей!
Ах, Мукамай, мой милый, почему же
Ты не предвидел гибели своей
И жизнь свою не сплел ты так искусно,
Как пару славных липовых лаптей?
Жизнь, очерненную худою славой,
Ножом ты окровавленным пресек.
Так неудачно жизнь твоя сложилась,
Мухаммеджан, милейший человек.
А ведь она в лесах прекрасных наших,
Как месяц май, заулыбалась нам.
Как двое мальчиков из сказки,
Остались мы по разным сторонам.
Да! Жизнь твоя тяжелой стала сказкой,
И не украсил ты ее конца
Делами, незабвенными навеки,
И именем, пленяющим сердца.
Ты заблудился. Но хорошим был ты,
Ты доброю душою обладал.
Но ты не знал, что из болота жизни
Один не выберешься!
Ты не знал,
Что из трясины выбраться возможно,
Лишь только вместе выхода ища.
Чтоб не погибнуть нам поодиночке,
Мы все должны трудиться сообща!
Былое для меня плохая сказка,
Коль в этой сказке тень мелькнет твоя.
Нет, нет, клянусь, что о тебе, бедняга,
Не по-худому вспомню я!
Ты беден был, но ты любил трудиться,
Ты доброю душою обладал,
Но как от нищеты освободиться,
Как выйти из трясины — Ты не знал!
1929

* Мукамай— кличка, правильно — Мухаммеджан. Он был сыном бедняка по имени Бякир из деревни Сыркыды. Будучи обвинен в краже колес от телеги, был избит на сходе и посажен в подполье, где зарезался.

kitaphane.tatarstan.ru

Татарские стихи. Татар телендә шигырьләр – Страница 3 – Стихи на татарском языке на все случаи жизни

Ап-ак кар. Ап-ак кар.
Бу җирдә
Нәрсә юк.
Нәрсә бар-
Барын да каплаган ап-ак кар.

Ап-ак кар. Ап-ак кар.
Бу җирдә
Ышану, көтү бар-
Аларын капламас ап-ак кар.

Алсу Гайфуллина

*****

Кар ява

Буранланып яңа еллар керә.
Ак аргамак – давыл яллары –
аргы очтан оча бирге очка
сыкы чәчле кышка юл ярып.

Иске елдан чыгам изге юлга –
җир карасын каплап кар ява.
Кар өстендә акка кара булып,
карганалар ала каргалар.

Каргышлары оча аргы очка.
Безнең очта бәйрәм-нарасый!
Аргамакның ялкын ялын кочып,
барасы да әле барасы! –

Зәмhәриләр белән сызгырышып,
Зөлхиҗәләр белән биешеп!
Көтә мине кары кагылмаган
көмеш кыңгыраулы бер ишек.

Кагылырмын – кар-бизәкләр сибәр
кыңгырауның көмеш чыңнары.
Тормыш бит ул шулай – үрелеп бара
серле хыял, кырыс чынбарлык.

Берәүләргә – салкын кар бөртеге,
берәүләргә – йолдыз, энҗеләр!
Карны кар дип белгән син акыллы,
ак чәчәкләр күрәм мин юләр.

Уең нинди, шундый төскә буя –
өр-яңадан дөнья агара!
Җир карасын, кыр ярасын каплап,
өметләрне аклап кар ява.

Саҗидә Сөләйманова

*****

Тишек пима
(Такмаклар)

Пима кидем, эх, пима.
Китеп бардым биергә.
Исәбем бар биегәндә
Кызлар сайлап йөрергә.
Күрмәгәнмен пиманы,
Тишек булган табаны.

Әй, син, малай, аягыңны
Өшетерсең, дияләр.
Тубыгың берүк туңмасын,
Дип үзләре көләләр.
Әйдә, әйдә, көлегез,
Өшемәгез үзегез.

Кызлар дисәң, яланаяк
Чабарга да әзермен.
Карда биергә дә була
Көтсә мине кадерлем.
Пиманы салып атам,
Мин кар өстенә басам.

Биегәндә карлар эри,
Тик кыза аяк кына.
Төртмәгез тишек пимага,
Тимәгез оятыма.
Пима түгел биетә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Баскан җирдә ут чыгара,
Диеп кызлар шакката.
Ә егетләр көнләшүдән
Эх, дип, телен шартлата.
Көнләшмәгез, биегез,
Туңып калмас миегез.

Пима кидем, пима кидем,
Кайтып барам биюдән.
Ә янымда иң чибәрләр
Унарлаган тезелгән.
Кызлар ярата яман,
Тишек булса да табан.

Пима тишек дип тормыйлар,
Кызлар сайлый үзләре.
Башкаларны күрмиләр дә,
Бары миндә күзләре.
Эх, пимасы, пимасы,
Кышны бергә чыгасы!

Венер Фәттах

*****

Ап-ак карда яшел урман,
Нинди матур табигать.
Ылысларга бәсләэр кунган,
Искиткеч, бу әкият.

Чыршылар урман буенда,
Сафлык биреп утыра.
Ылыслар хушлы исләрен
Тирә-якка тарата.

Урманга кереп кешеләр
Чыршыларны кистеләр.
Ходай кушмаган эшләрне
Ник, алар эшләделәр.

Төпләре генә урманда,
Тезелешеп калдылар.
Ылыснын юеш яшләре,
Җиргә тамып бардылар.

Төрле, төрле утлар ягып
Чыршыны бизәделәр.
Энҗе яшләре коелды
Кешеләр күрмәделәр.

Үтеп китте шау-шу бәйрәм.
Чыршы ылысын койды.
Саф хава биргән чыршыбыз,
Кибеп чүплеккә керде.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Читать далее →

tatarskiestihi.ru

Мәхәббәт – Татарские стихи. Татар телендә шигырьләр

Мәхәббәт

Күптән төсен җуйган инде,
Күптән беткән үзгәреп.
Асыл болгар егетенең
Назлап әйткән сүзләре.

Офыкларга кадәр китеп
Җәелер моңсу томан;
Болгар кызы Айбикәнең
Алсу күлмәге сыман.

Карагайлар арасыннан,
Җитәкләшеп йөгереп,
Тиен баласыдай җитез,
Болан кебек йөгерек.

Бер пар төшеп бара кебек
Иделдәге каекка.
Алар өчен безнең Идел
Күптән инде саеккан.

чыклы үләндә калган күк
Болгар читек эзләре.
Кай гасырдан төшеп калып,
Яшьлекләрен эзләвем.

…Мең елдан соң килермен күк,
Бетмәс әле үзгәреп
Назлы болгар иркәсенең
Пышылдаган сүзләре.

Асия Минhаҗева

*****

Мәхәббәтнең яше бертигез
Әллә илле, әллә ун сигез.
Хисләре уртак куллар гына
Төзи ала сөюдән нигез…

Роберт Шаймарданов

*****

Син дип тибә йөрәк

Җәһәннәмгә барып сине
Барыбер табар идем.
Синең өчен мең чибәрне
Мин кире кагар идем.
Синең күзгә караганда,
Башкаларны күрмәм дә.
Бу дөньяда синнән чибәр
Бар икәнен белмәм дә.
Күзеңне күзеңнән алмыйм,
Башка караш ник кирәк?
Читләр бик сөя, ә минем
Тик син дип тибә йөрәк.

Венер Фәттах

*****

Тик сиңа

Бик еракка, нык озакка
Ята минем юлларым.
Әле һаман саклый учым
Җылылыгын кулларың.

Тормышымның дисбесенең
Син – кадерле төймәсе.
Хисләремнең бакчасында
Иң – иң татлы хөрмәсе!

Сагынудан сәфәр көннәр
Бик озак үтә икән!
Кайчан кайтып кочаклармын
Бәгырем, сөйгән иркәм?!
Роберт Шаймарданов

*****

Мәхәббәт

Төссез генә гомер агышларым
Сиздермичә үзып барганда,
Һәр көн иртән якты кояш чыгып,
Тагын йолдыз балкып янганда,

Нидер булды минем күңелемә,
Качты йокым айлы төннәрдә.
Татлы уйлар белән үтте алар,
Хыялларым артты көннәрдә.

Матурлыгын күрдем тирә-якның,
Тәү күргәндәй булдым доньяны.
Күңелемдә булган сихри хисләр,
Газапларга салды гел җанны.

Ул бар икән, тоям җаным белән,
Хәзер яшим аның хакына.
Ул карашлар сихерләде мине,
Алыштырмам аны алтынга.

Мин бәхетле җаным тәнем белән,
Күңелемә минем гел рәхәт.
Бу газаплы, татлы хисләремнең
Бар исеме – ул бит мәхәббәт.

Мәхәббәтем минем,сагыш утым,
Килә минем синдә каласы.
Ягымлы һәм назлы караш белән,
Бер тутырып тагын карачы!

Гульфия Гизатова 

*****

Мин ышанмыйм сөюгә –
Җаным!, диеп көюгә.
Кайнар хисләргә алданып
Янгач калып күмергә.

Яратуны үлә – бетә
Мактыйлар күп җырларда.
Чынлыкта ул киресенчә,
Аптырыйбыз шуңарга…

Мәхәббәтне гомерендә
Кем генә кичермәгән!
Тик, серләре яши һаман
Беркайчан чишелмәгән.

Роберт Шаймарданов

*****

Ике йөрәк бергә кушылса

Мәхәббәт ул кайчак гарәсәттәй
Язмышларны үтә җимереп.
Җимергәннән очкан кайпылчыклар
Йөрәкләрдә кала иң элек.
Кемдер гарәсәткә каршы чыга,
Күрүчеләр: юләр, дияләр.
Әмма кайчак кыю юләргәргә
Гарәсәтләр башын ияләр.
Мәхәббәт ул гарәсәттәй көчле,
Ике йөрәк бергә кушылса.
Җимерелми язмыш, ул нык тора,
Сөю ихлас, тугры, нык булса.

Венер Фәттах

*****

Язмыш мы соң бүләк итте сине,
Мин күкләрдә хәзер очамын.
Иң зур бүләк, шушы син дер диеп,
Кайнар кочагыма кочамын…

Мәхәббәтме, әллә сөюме бу,
Әллә татлы иң зур бер хисме.
Ялгыш бер сүз әйтеп үпкәләтеп
Сине югалтырмын мин төсле…

Син бар бүген, син яшисең җирдә
Биреп миңа иң зур хисләрне.
Кайнар мәхәббәттә янам мин
Бикләп куеп шашкан йөрәкне…

Ул йөрәккә ачкыч бары синдә
Тик югалтма, язмыш юлында.
Кызыгып кына кара башкаларга
Сөям дигәннәргә алданма…

Шаулый елга, сөю елгасы
Аксын әйдә, аксын шауласын.
Чиста булсын керсез хисләрдәй,
Безнең яшьләр анда таммасын…

Ике яр без, ике тып – тын яр
Елга ага безнең уртадан.
Бер кем әле, бер кем шушы җирдә
Елгаларга чикләр куймаган…

Лилия Сәхәбиева

*****

Мәхәббәт ул гөлләр

Чарасыз мин һаман
Су сибәм гөлләргә.
Шиңсәләр әгәрдә
Ни белән түләргә?

Күз алды – корыйлар,
Кояшлы булса да.
Һаваның торышы
Бик җылы торса да…

Битараф караштан
Мәхәббәт сүрелә.
Соңлаган тәүбәдән
Чирканып күмелә.

Ул инде терелми
Алтыннар атсаң да.
Янына – Үләм!, дип
Син кереп ятсаң да…

Мәхәббәт ул – гөлләр,
Зур хисле бакчада.
Сатылмый үскәндә
Бернинди акчага!..

Роберт Шаймарданов

*****

tatarskiestihi.ru

Тормыш иптэшемэ

һавадан йолдыз, алтын таулар
Бүләк итәлмим сиңа.
Сине бәхетле итә алсам,
Бары шул җитә миңа.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.

Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын,
Үткән чакта гомер юлларын.
Онытма син авыр минутларда
Сине аңлар кеше – мин барын.

*****

Якты кояш булып син балкыйсың
Нурларыңны сибеп гөлләргә.
Син булганга гына өмет баглыйм,
һәм ышанам килер көннәргә.

Элек, белмим, ничек яшәгәнмен
Аңлый алмыйм инде үзем дә.
Бу тормышның бөтен мәгънәләре
Тупланган бит синең күзеңдә.

Алар һәрчак озатып йөри мине
Киттем исә ерак җирләргә.
Бер очы да юк ачы сагышларның,
Сагынуларның көчен чикләргә.

Безгә диген бәхет мизгелләре
Янәшәмнән калмый атлыйлар.
Алар мине авыр көннәремдә
Фәрештәләр кебек саклыйлар.

Яшим хисләрнең олысын тоеп,
Синең йөрәкнең җылысын тоеп.
Синең елмаю, дөнья рәхәте,
Сиңа, гүзәлем, чиксез рәхмәтем.

*****

Юлдаш булып, гомер юлларыма
Син тотынгач, минем кулларыма.
Сибелеп кояш чыкты күкләремә
Минем барлык яшәр елларыма.

Шатлык һәм кайгыны уртаклашып
Тормыш юлын үттек җитәкләшеп.
Авыр чакларда һич калмадык шашып
Шатлансак, китмәдек чиктән ашып.

Синнән башка бер чәчәксез гөл мин
Синсез мин бик ярлы торыр идем.
Кәккүк кебек зарлы булыр идем
Булыр идем, камышсыз бер күл мин.

Син булмасаң сыңар канат белән
Мин ничек талпыныр, очар идем.
Тормышның бу ямен, зур бәхетен
Ничек кочак җәеп, кочар идем.

Минем парым, ныклы терәгем син.
Асыл ярым, керсез йөрәгем син.
Саф күңел теләгән теләкләрдән
Кабул булган, изге теләгем син.

*****
Син, ул, минем ышанычлы ярым.
Терәгем һәм якын сердәшем.
Өмет тулы якты киләчәгем,
Шатлыклардан тамган, күз яшем

Озак яшә, сау-сәламәт булып,
Мәхәббәтең белән җылытып.
Яшьлектәге кебек сөям сине,
Бар дөньям, кайгым онытым.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик
Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Авырлыклар инде артта калды
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылыйк без һәрбер иртәне.

Киләчәктә сиңа күркәм – тормыш
Санама син үткән көннәрне.
Мөмкин булса, җыеп бирер идем
Дөньядагы барлык гөлләрне.

*****
Сайламадың юлның такырларын,
Елга агымына йөзмәдең
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.

Күпләр микән, синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Мин бит сине шашып яратамын
Син бит миңа бик тә кирәкле.

Юлларыңа чыккан авырлыкны,
Син барасың ватып, җимереп
Бәхет – куанычлар белән яшә,
Йөзгә җит син көлеп-сөенеп.

Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә – юньгә
Кайгы – хәсрәт күрми генә,
Яшик шулай бергә-бергә.

Прочитано 40956 раз. Спасибо и Вам!

xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai

Сугыш - Стихи на татарском языке

Совет солдаты кабере янында

 

Мин җырламыйм каберең ташы турында,—
Җырлыйм яшәү моңын.
Вакыт үткән белән бозылмый бер дә
Синең елмаюың.
Ташың тора,— зыян юк аның һич.—
Ул гаепле түгел…
Кара күзле болгар хатын-кызларын
Үзеңә тартасың гел.

Тын, чал аналар да, гитаралар да
Моңлы, сабыр-салмак:
Сөйләмиләр синең үлемең турында,—
Мәңге янар якты көнең турында
Яд итәләр, солдат!

*****

Ветеран

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.

Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!

Нур Ахунов

*****

Кайтыгыз солдатлар

Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.

Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.

Венер Фәттах

*****

Тынгы бармы

 

Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.

Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…

Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!

Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…

Минко Лалев,
болгар шагыйре

Нури Арсланов тәрҗемәләре

*****

Поезд китә

Поезд китә. Тагын сәфәр көтә.
Шулай куша солдат йөрәге,
Уйлаган да, белгән да юк инде,
Араларның бар дип ерагы.

Тагын китәм фронт узган якка
Яшьтәш дустым каберен эзләргә.
Җирдә хәзер ике пар аяктан
Кала кебек минем эзләр дә.

Шатлыгым да һәм кайгым да минем
Икеләтә зур бит — яшермим:
Хәтәр яуда чөнки исән калдым,
Ике кеше өчен яшим мин.

…Калкулыкка ике чәчәк куям.
Әкрен генә әйтәм иелеп:
Син үлмәдең! Бу тар гүргә дә бит
Без үлемне күмдек иң элек.

Авылыңда бакчаң шау чәчәктә,
Басу-кырлар бар да чәчелгән.
Кара кайгың синең яши бары
Әнкаеңнен ап-ак чәчендә.

Ә без исән! Яшьлек — һаман сафта.
Кулларыбыз эштән бушамый.
Юк! Авылда синең «үлеп калды
Хәбәреңә һичкем ышанмый.

Николай Байтирәков
Зәки Нури тәрҗемәсе

*****

Хәлләр ничек, солдат аналары?
Язлар җитте, көтеп балаларны
Теләп бар дөньяга тынычлыклар,
Озын-озак үтте быел кышлар.
Менә тагын берәү янып-көеп,
«Хәерле юл, балакаем», — диеп,
Яшен йотып, капка төпләрендә
Улын озатып калды. Кат кат үбеп.
Ә кайсыгыз йоклый алмый төнен,
Улы тәрәз чиртер кебек бүген.
Берәвегез шатлык яшен сөртә.
Кемдер мәңге кайтмас улын көтә…
Сабырлыклар биргән, чиктән ашкан.
Ниләр кичмәгәндер сезнең баштан.
Бер учка сыярлык гади йөрәк,
Баласына — ышанычлы терәк.
Чөнки анда тирән сөю хисе,
Кайгыртулар, барлык изге теләк.
Ул сөюләр җир шарыннан зурдыр,
Аны ничек аңлатмаклар кирәк?
Кайтыр улларыгыз, ныгып,үсеп
Егетләрчә авырлыклар кичеп.
Олы җанлы солдат аналары,
Саулармысез, хәлләрегез ничек?

Фирдания Нугаева

*****

Җиңү көненә багышлана

Ат атланып,чабып килә кемдер,
Юл тузаны керә күзләргә.
Нинди шомлы хабәр китерә ул,
Тыныч яшәп яткан көннәрдә…

Дошман безгә сугыш башлаган дип,
Сөрән салып чаба сыбайлы.
Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй,
Кайгы-хабәр илгә таралды…

Көлеп торган күзләр зәһәрләнде,
Калдырды ул,үзенең эзләрен.
Нык авыр иде күрергә, шул чак,
Кайгы баскан ана йөзләрен.

Бер йортны да читләмәде кайгы,
Басып алды чиксез хәсерәт.
Илен сакларга китте.кыю ир-ат,
Карт корылар калды хәлсерәп.

Авыл тулы калды әби-чәби,
Хатын-кызлар,үсмер малайлар.
Дөнья йөге алар җилкәсендә,
Ачтан үксеп елый сабыйлар…

Көнне төнгә ялгап.ару белми,
Хатын-кызлар эшкә тотынды.
Шул чагында сугыш яланында,
Бер-бер артлы»туплар»атылды….

Кәһәрле дә.зарлы ул заманнар,
Торып калса да инде еракта.
Җиңү яулап кайткан солдатларның.
Саны кими бара парадта.

Сугыш дигән тетрәндергеч сүзне,
Ишетүе авыр хәзердә.
Күпме язмыш өзелеп, ятып калган,
«Туганнар» — каберендә…

Гөлсем Нәбиуллина

*****

Майның тугызында

Май аеның тугызында
Иелепләр тезләнеп,
Кешеләр чәчәк сала,
Һәйкәл янына килеп.
Килгәннәре дә була,
Үз — үзләрен күрергә.
Күз яшьләрен тамызып,
Шул көннәргә керергә.
Күңелләре яшь булса да,
Битләрендә сызыклар.
Аксыл, сирәк чәчләрен дә,
Тараган торле чаклар.
Алар торалар басып,
Таянып таякларга.
Сөйләп яшәү елларын,
Сугышта калганнарга.
Йөрәкләре әрнидер,
Дусларын күрмәгәнгә.
Яшь кенә гомерләрен,
Шул сугыш өздергәнгә.
Кояшлы язгы күктән,
Тамчыларга әйләнеп
Кайталмаган күңелләр,
Төшәләр хәбәр биреп.
Җилләр сыман терәлеп,
Якын килгәндәй алар,
Исән дуслары белән
Сөйләшкәндәй торалар.
Май аеның тугызында,
Иелепләр тезләнеп,
Кешеләрәр чәчәк сала,
Һәйкәл янына килеп.

Алмаз

*****

Ветеран сүзе

Күрмәгәнгә күрсәтмәсен генә!
Газаплары яуның булды күп…
Ятып калган дуслар истә чакта,
Мин батыр, дип уйлау гөнаһ күк.

1979

*****

Кояшлы давыл

 

Ветераннар! Авыраймасын әле,
сөрлекмәсен безнең адымнар.
Сугышларны Җирдән себереп ташлар
кояшлы бер шундый давыл бар —
ал байраклы давыл,
өндәүләре:
«Хезмәттәшлек! Дуслык! Иминлек!»
Утка керер чакта без шул хакта
Ватанга ант иткән идек бит.
Җиңел сулап җибәрсен лә иде
Барлык илләр, халык, кавемнәр!..
Тантанасын күреп булмас микән,
яшик әле, шундый давыл бар…

Мәҗит Рафиков, 1979

*****

Фронттан сәлам

 

Удмуртиям! Бу сәламне юллыйм
Ерактагы айлы кичемнән.
Йөрәгемнең ярсу тибешен ул
Ишеттерсен ялкын эченнән.

Туган ягым, чиксез сагындырдың…
Винтовкамны кысып кулыма,
Салкын окобымда керәм синең
Мин тагын бер яңа елыңа…

И туган ил — безнең үлемсез җыр,
Күңелдәге аяз иртәбез:
Синең монда һәрбер карышыңны
Дошманга без кабер итәбез.

Филипп Кедров 1912-1944
Зәки Нури тәрҗемәсе

*****

Ышанам

 

Ап-ак тузан, вак-вак тузан итеп
Дулкыннарны сибә давыл ярга.
Агачларны бер-бер артлы йолкый,-
Төбе-тамыры белән ава бар да.

Йөрәк әйтә серен сиңа, давыл.
Торган саен каты-көчлерәк:
Дошман килде безне юк итәргә…
Без синнән дә хәзер үчлерәк.

Синең ярсу кирәк безгә, давыл,
Бөек яуда мәйдан тотар өчен.
Синең гайрәт кирәк безгә, давыл,
Фашистларны изәр-сытар өчен —
Бөтенесен кырып салыр өчен,
Йөрәкләрен йолкып алыр өчен!

Мин ышанам: синдәй хәтәр булып,
Дошман күген каплар безнең болыт
Алар керер бездә гүрләренә,
Без узарбыз Берлин түрләренә!

Михаил Петров 1905—1955
Зәки Нури тәрҗемәсе

*****

Бурычлы без сезгә, Ветераннар!

Күптән инде, күптән тынып калды,
Ул сугышның хәтәр туплары.
Тик сүнмичә ветеран йөрәген,
Телеп тора әле утлары.

Күпме кайгы, хәсрәт алып килде
Җан өшеткән салкын ул сугыш
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшләрендә һаман канкоеш.

Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез,
Шушы көнне күрәлгән өчен
Күпме корбан, әрнүләр хакына
Исән калды газиз туган илем.

Онытмыйк без, кадерлик аларны
Чын күңелдән сөеп, яратып.
-Илем, — диеп башын салганнарга,
Догабызны торыйк яңартып!

Дамир Ахметзянов

*****

Ветераннар җырлый

 

Ветераннар җырлый, ветераннар…—
Бергә туры килгән чакларда.
Сагыш-моңнар тулы җырларын мин
Ишеттермәс идем ятларга.

Дуслар өчен генә җырлый елар,
Күңелләре киткәч нечкәреп:
— Нинди генә утка кермәдек без,
Нинди генә сулар кичмәдек!

Йорт-җирләрдән бергә чыгып киткән
Илдәшләрнең истә сүзләре…
Эзләшегез, дуслар, табышыгыз,
Кайда икән алар үзләре.

Европаның кайсы үрләреннән
Аваз сала алар таңнарда?!
Юк, сүнәргә тиеш түгел алар,
Тиеш алар мәңге янарга.

Учак дөрләткәндә, бер урынына
Дөрләтәбез һәрчак икене.
…Үзебез генә исән калуыбызга
Гаебебез бардыр шикелле.

Рәшит Гәрәй

*****

Ә Аналар көтте улларын…

Әфганстан, синдә гаепсезгә
Ятып калды күпме яшь гомер,
Япь – яшь җаннар тау-таш арасында
Әле һаман адашып йөридер.

Ятып калды сугыш кырларында
Әниләрнең күпме өмете…
Кайтмадылар аннан яшь кызларның
Иң беренче саф мәхәббәте.

Иртә таңда мичен яккан саен
Иң беренче төтен торбадан,
Күтәрелде ана авазы белән
“ Исән йөреп кайтчы син — балам!”

Чит илләрдән, сугыш оясыннан
Ана көтте газиз баласын,
“Исән генә кайтсын балакаем
Йөк 200 булып кайтмасын
Күз яшьләре булып кайтмасын!”

Зилә Кашфуллина

*****

Билгесез солдат һәйкәле янында

 

Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм
Балкып торган зифа сыныңа.
Нидер әйтер өчен чаганнар да,
Каеннар да миңа сыгыла.
Сугышчылар кебек тора алар
Солдат каберендә. Тынлыкта.
Килгән саен ала алмыйм күзне
Ялкынланып янган тын уттан.
Утлы еллар искә төшә монда.
Кара ташны ялмый, яна ут!
Кем өчендер үкси, үкси ул ут!
Таш тәнендә күпме яра, ут?!
Кошлар күккә күтәрелгән саен
Йөрәк дулый, өскә үрелә.
Кара ташта, ялкын телләрендә
Мин матурлык телим күрергә!
Шәрык-гареп уртасында—Урал!
Горур тотып тора ул сынын.
Идел ага! Басып ята ул да
Ике материкның сусынын.
Ак каеннар күккә сузылганнар,
Ә үзәннәр гөлләр эчендә.
һәрбер чәчәк—үзгә, һәр җыр—үзгә.
Сөенәм мин шуның өчен дә.
Кайда яшәсәк тә, дөнья матур!
Матурлыкның беләм телен мин.
Мин илләргә, барлык халыкларга
Халыкара Бәхет телимен!

Хикмәтулла Айымбэтов
Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе

*****

 

Билгесез солдат

 

Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!

Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.

Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.

Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.

Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…

Мостай Кәрим

*****

Совет солдатының Әфганстан белән саубуллашуы

 

Нигә икәнен дә белмичәрәк
Килгән идек сиңа, Гиндекуш.
Карлы түбәләрдән бөтенләйгә
Китеп барышыбыз… Инде хуш!

Теткәләнеп бетте кыяларың,
Яный-чәчрәп очты ташларың.
Сиңа ни сан! Нәләт төшкән сугыш
Аямады адәм башларын…

Утлар белән һәм табутлар белән
Чикләнсә дә күпме язмышлар,
Без китмәбез… Кабатланмасын дип
Автоматлы көннәр, ялгышлар.

Дары исен бүтән татымабыз,
Егерме яшь безгә нибары.
Сөю өчен яратылган күңел
Сугышлардан өстен, югары!

Сукты сәгать! Туганлашсын өчен
Әфган белән әфган баласы.
Күпне күрде халкың. Телим аңа
Килер көннең — зурьш, яңасын.

Туганлык Һәм дуслык табарбыз дип
Килгән идек сиңа, Гиндекуш.
Уртак фажигане аңлый-аңлый
Кайтып килешебез… Инде хуш!

Рашат Низами
15 февраль, 1989 ел

*****

Ветераннар

 

Җыр

 

Ветераннар, ветераннар,
Мәҗлес корып утырганнар,—
Сөйләшәләр тәмләп үзара:
— Карт солдат булса да, кара,
Күзләреннән яшьләр тама,
Күңеле нечкәдер шул, йомшара…

Мыекларын бора-бора,
Хикәятен бәян кыла
Кашларына кар яуган солдат:
— Игәү белән кырындык без,
Төтеннәрдә кызындык без,
Исән калдык… язмышны алдап.

Мәйдан тотып без көрәштек,
Фронтларда калды яшьлек:
Яшьлекне без яуда үткәрдек.
Ташкыннар, силләргә кердек,
Илләр, җирләр айкап йөрдек,
Сөякләрдән һәйкәл күтәрдек.

Ветераннар, ветераннар,
Кайталмый калган корбаннар
Хөрмәтенә алыйк тостларны.
Сафлар сирәгәя бара,
Гамьнәр тирәнәя бара,
Онытмагыз исән дусларны.

Нәби Дәүли

*****

Мәрзия Фәйзуллина

СОЛДАТ ХАТЛАРЫ

 

Төн. Яп-якты. Өстән бертуктамый
Утның явып торган чаклары…
Джанхотадан Кече җиргә хәтле
Саллар йөртә сугыш картлары.

Снарядлар оча уңга, сулга,
Су өсләре китә каралып.
Менә берсе салга килеп төшә,
Бурәнәләр китә таралып.

Сапер дуслар бер-бер артлы кубып
Салкын суга сикереп төшәләр —
Йөзгән мәлгә салны җыя-җыя,
Хәлдән таеп тирләп-пешәләр.

Тик «картлачлар» гына аңлый торган
Моңнары бар утлы төннәрнең…
Улым, бәгърем, ябышып бүрәнәгә
Аталары йөзә кемнәрнең?!

*****

Туфрак янды, ташлар төтенләде,
Күпме солдат каны коелды.
Металл эреде… Бетон җимерелде…
Ахыр заман булып тоелды.

Күпме солдат шулай шәһит китте,
Шулай барды көн дә бездә эш…
Ә фронтта, улым, телгә алып
Әйтерлек юк, диләр, үзгәреш.

*****

Чөеш уены

 

Мина кыры булган иңкел җирдә
Мәетләргә йөрим күз төбәп…
Берсе ауган әнә күккә карап,
Икенчесе ята йөзтүбән.

Ирексездән күңел дулкынлана
Башка килгән сәер уйлардан:
Әйтерсең лә, үлем кеше белән
Акча чөеш уены уйнаган.

Бу уеннан уймак шул: мәетләр
Ята «иләк» яки «күн» булып.
Аяныч бу… Җиңү даулап алгач,
Үлем килгән соңгы көн булып.

*****

Дуслар китте… калдым колын белән

 

Дуслар китте… Калдым колын белән.
Күз тиюдән куркам мин аңа.
Сугышны ул бар диеп тә белми,
Уйнар өчен килгән дөньяга.

Канатланган дуслар — акбүз атлар
Эределәр кичке томанда.
Тынып калды тояк тавышы да,
Шпорлардан чыккан чыңнар да.

Әйе, улым, каты сугышларда
Җанын биргән атлар азмы соң?
Шуңадыр мин күрәм ат күзендә
Халкым моңын, илем язмышын.

Сугыш узар, исән калган дуслар
Сугарырлар талган атларын…
Җибәрерләр туган якларына
Минем кебек сагыну хатларын.

Дуслар китте… Калдым колын белән,
Күз тиюдән куркам мин аңа.
Сугышны ул бар диеп тә белми,
Уйнар өчен килгән дөньяга.

Мәрзия Фәйзуллина

*****

Солдат хатлары

 

Саубуллаштылар…
Исендә һаман:
— Жиңеп кайтырбыз! — дигән
антлары.
Җиңү дә килде, тик үзе генә,
Тик үзе генә кире кайтмады.

Юксыналар да туган яклары,
Таңнар барыбер алдан атмады.
Ядкаре булып бер улы калды
һәм калды тагын язган хатлары.

Шушы хатларны укыды кат-кат,
һәрбер сүзенә кадәр ятлады.
Йокысыз күпме төннең шаһиты —
Күз яше сеңгән солдат хатлары.

Ничә ел буе борчып йөрделәр
Ишеккә килеп әрсез ятлары.
Тугры калырга көч бирде аңа
Мәхәббәт тулы солдат хатлары.

Булды аның да бу тол язмыштан
Боегып башын игән чаклары…
— Горур бул, җаным!—дип дәшә
һәрчак
Саргаеп беткән солдат хатлары.

Нур Әхмәдиев

*****
1418 КӨН

 

Бер мең дүрт йөз унсигез көн,
Бер мең дүрт йөз унсигез төн
Тетрәп торды җирләр көн-төн,
Күкрәп торды күкләр көн-төн,
Коеп торды өстебезгә
Бер өзлексез ут яңгыры:
Янды шәһәр,
Авыл белән
Янды бергә иген кыры.
Янды йөрәк!
Күкрәкләрдә
Үч ялкыны күтәрелде.
Өермәдәй соңыннан Берлин
Урамына бәреп керде.
һәм ул ялкын байрак булып
Балкыр рейхстагка менде.
… Бер мең дүрт йөз унсигез көн,
Бер мең дүрт йөз унсигез төн
Көттек бары бер көнне без—
Җиңү көнен!
Килде ул Көн!

Дифгат Сирай

*****

Германия

 

Бик ерактан килгән уйларыммы,
Нәрсә тартты мине бирегә?
Юлларыннан үтеп Европаның
Килеп җиттем менә Берлинга.
Трептов-парк. Ак каеннар үсә.
Каеннарның башы иелгән.
Алар елый… Алсу гөлләр елый…
Күлме солдат монда күмелгән.
Ак ташларда алтын язулар бар,
Таш җәелгән юллар тап-такыр.
һәйкәл булып гүя җир астыннан
Бала тотып чыккан яшь батыр
Карап тора Берлин иртәсенә.
Карашында ныклык, тынычлык.
Бала йоклый солдат күкрәгендә,
Ә бер кулда һаман кылычы.
Германия! Дары мичкәсеме,
Маркс җире, Гейне илеме?
Яуда үлгән солдат улын сиңа,
Мине — сиңа юллар китерде.
Европаның уртасында торам,
Ноктасында торам сугышның.
Туфрагыңа каен яше тама,
Колагымда дөнья сулышы.
Гаҗәпсенеп карыйм…
Озак еллар
Үзәкләрне микән өзгәнгә.
Германия…
Беләм, кешелек тә
Яхшы якка таба үзгәрә.

Рәшит Гатауллин

*****

Сугышчы төше

 

Иркәләнәм кочагыңда
Назлы бер төндә,
Без бәхетле бу чагында,
Без икәү бергә.
Уянам, син юк янымда…
Мин ялгыз түгел:
Автомат кулда, аңымда —
Җиңү дә син гел.
Нури Арсланов, 1943

*****

Йолдыз

Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,
Яфракларны куып түбәнгә.
Маңгаенда кызыл йолдыз яна,
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?

Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә булып хезмәт иткән?
Бу сугышка кайчан алынган?
Балалары бардыр, бәлки, аның,
Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.
Ләкин безгә менә шунсы ачык:
Туган җире өчен ул үлгән.
Башына ул җылы бүрек кигән.
Туңмас өчен көзге салкыннан,
Карап ята көнбатышка таба
Күчеп барган фронт артыннан.

Сибгат Хәким, 1943

*****

Салют биргән

 

Ватан сугышы барганда
Бабаем көтү көткән.—
Кәҗәләрнең сөте безнең
Бөтен авылга җиткән.

Җәйләүләрдә малкайларны
Йөрткән салмак атлатып.
Җиңү котлап салют биргән —
Чыбыркысын шартлатып.

Мәрзия Фәйзуллина

*****

Мәкерле миналар

 

…Сугыш ул, бетсә дә,
Калдырган миналар,
Юлыгыр дип көтә
Син аңар, мин аңар…

Фронтовик тәнендә
Яшәгән ярчыктай,
Ята ул җиремдә —
Туфракта, балчыкта.

Тутыкса, черсә дә
Әкерен-әкерен,
Әзер ул һәрвакыт
Чәчәргә мәкерен.

Йөрисең, белмисең
Кай төшкә посканын,
Бездәге тормышка,
Бәхеткә дошман ул.

Бабамны өзгәләп
Ташларга чамалап,
Кырык ел буена
Яткан ул сагалап.

Аннары әткәйнең
Килгәнен көткән ул,
Зәһәре эчендә
Күгәреп беткән ул.

Ниһаять, тиеш дип
Оныгы атларга —
Ята ул бүртенеп,
Ачудан шартларга!

Җиңүгә салютлар
Ничә ел яңгырый,
Сугышның үткәне
һаман да җан сорый…

Әле дә гөрселдәп,
Тетрәнә һавалар —
Саперлар җиремнән
Үлемне алалар…

Сугыш ул илемнән
Бөтенләй китмәгән,
Кемнәрдер өчен ул
Тынмагай, бетмәгән.

Ә инде яңасы
Сәгатьле минадай,
Яный һәр минутта
Сиңа да миңа да…

Шәүкәт Галиев

*****

 

Фронтовиклар фронтовикны күмдек

 

Җирләделәр туган абыемны,
Утырдылар җиргә чүгәләп.
Халыкта бит гайбәт китә, диләр,
Китми, диләр, бары бер гадәт.
Берәү туа җиргә, күзен ача,
Берәү аяк суза, күз йома.
Сәдака ул йолаларның берсе,
Борынгыдан калган бер йола.
Кесәдәге безнең тиеннәрне
һәр көн саен еллар саната.
Ышанудан түгел, гадәт саклап,
Әдәп саклап бирдем сәдака.
Көрәкләре алда, кешеләр тын,
Язгы зират та тын, вакыт тын.
Утырдылар рәттән, утырган күк
Кырыена тезелеп окопның.
Сәдакага берәр әйбер алыр
Абыемның алар төсе итеп…
Фронтовиклар фронтовикны күмдек,
Кешеләрчә күмдек, кеше итеп.
Утырдылар тезелеп бар гәүдәнең
Авырлыгын,салып кыргычка.
Фронтта да шулар белән идем,
Шулар белән тыныч тормышта.

Сибгат Хәким, 1981

*****

Ленинград, сугыш, блокада

 

Ленинград, сугыш, блокада…
Илдән илгә куды әсирлек…
Кайтты, истә әйткән сүзләре:
Ышанмагач, нигә яшим дип,
Медаль генә үзе югыйсә,
Кояшыдай яна өйләнең.
Бүтәннәрдә күреп уфтанды
Ватан сугышының медален.
Ышанучы кеше син генә,
Коткарсаң син коткәраласың…-
Елый иде бәйрәм көннәрдә
Кочып үзенең ул карт анасын.
Елый иде тотып йөрәген,
Бар икән дип нинди яралар?
Тик анасы салыр шикелле
Йомшак кулы белән ямаулар.
Кеше бер чак дулый-дулый да,
Укыгачтын аңа җеназа,
Кинәт тынып, көтеп ята күк
Үзенә һаман хөкем, бер җәза.
Ята кеше көтеп җиренең
Гаделлекне яклап раславын.
Килде медаль, кабре өстенә
Койды усак соңлап яфрагын.

Сибгат Хәким 1981

*****

Солдат

 

Иңдә-мылтык,
Итегеңдә-кашык.
Ил сагында-ирнең хәтере.
Инле, яуга дисәң-
Иргә корал!
Иргә, әүвәл
Корал кадерле, hай,
Иргә
Иң-иң
Иле кадерле.

Роза Хәлиуллина

*****

Япь-яшь кенә кыз бала,
Кайдан килгэн көч аңа.
Сугышның кырына кереп,
Солдатларны коткара.

Яраланган солдатларны,
Шинельга салып алып,
Яшь кенә шәфкать туташы,
Чыгара кырдан тартып.

Бәйләп солдатның ярасын
Күрсәтеп ул ярдәмен.
Икенчесен коткарырга
Керә кыз утка тагын.

Өченчесен коткара ул,
Дүртенчесен коткара.
Бишенчесен коткарганда
Узе шул утта кала.

Зифа буйлы, чибәр йөзле
Япь-яшь кенә кыз бала,
Батырлыклар курсэтеп
Сугыш утында яна.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Сугыш утын үзебез күрмәсәк тә,
Без бит фронтовик балалары…
Йөрәкләребездә һаман әрни әле,
Сугыш калдырган яралары.
Киткән чакта әткәй яу кырына,
утыз өч яшь булган, нибары…
Көтеп калган аны тилмерешеп,
дүрт нарасый һәм сөйгән яры.
Көнне төнгә ялгап, Ил өчен дип
Тыныч булсын диеп, дөньялар,
Яу кырында әткәй фашист куган,
Ә әнкәйләр тылда…»ир-атлар»
43 тә, бер аяксыз әткәм,
Авылына кайтып егыла,
Арынырга сугыш ярасыннан,
Вакыт аңа, басу-кырда гына табыла.
Без-сугыштан соңгы балалар,
Йөрәкләрдә әрни яралар
Безнең ярый, әткәй исән кайткан,
Купме гаилә ятим калганнар…
Тимер аяк гел искәртеп торды,
Сугыш афәтенең әрнешен
Сөйли иде безгә кургәннәрен,
Ишетелә иде йөрәк тибеше.

Халисә Гәрәева

*****

Солдат даны

Автоматын кысып күкрәгенә,
Тугры калып хәрби антына
“Илем”, — диеп сакта тора солдат,
Иминлек теләп газиз халкына.

Күпме яулар үтте, Ватан кырын,
Яман янгыннарга уратып
Тик солдатлар кире чигенмәде,
Куркак булып, данын югалтып.

Киселсә дә газиз гомерләре,
Аусалар да сугыш кырында,
Соңгы сулыш алганчыга кадәр
Ватан булды алар уенда.

Еллар үтеп кайбер “акыллылар”,
Бозып язмакчы сугыш тарихын
Киртә булып шакшы сәясәткә,
Саклыйк данын Бөек халкымның!

Дамир Ахметзянов

*****

Ветераннарга

Таң җилләре һичтә тыныч түгел
Яшен — рәшә уйный шәфәкътә,
Аналарның борчыладыр күңел
Тирән эзләр салып йөрәккә.

Янә башын күтәрә башлады
Тирә — якта фашист — газраил,
Корбан сорап нәпсесе ташадыр
Хәятләрең сакла Туган Ил.

Бөек Ватан сугыш һәйкәлләрен
Җәберлиләр, мыскыл итәләр,
Батырларның изге эш-эзләрен
Якты рухын тапап үтәләр.

Украина бата кызыл канга
Чарлый Иблис очлы тешләрен,
Ник керми соң синең акыл — аңга
Үлемгә бит дучар эшләрең?!

Җиңелмәс ул бердәм халык көче
Бар сынауны горур үтәрбез
Син, Газраил, шуны аңнар өчен
Тугызында бәйрәм итәрбез!

Җимерсәңдә солдат һөйкәлләрен
Кагылгысыз күңел ядкәре
Кырылыр бит очлы тешкәйләрең
Төшсә әгәр халык каһәре.

Кызганычка каршы әз калдылар
Ватан — сугыш ветераннары
Азатлыклар өчен баш салдылар
Тыныч каршыларга таңнарны

Барыбыз да сезгә рәхмәтлебез
Җир- түбәнгә башны иябез
Коллыкка төшмәс безнең илебез
Ихтирам күрергә ия сез.

Ветераннар хәзер саклы ялда
Корал тоткан онык — уллары
Азатлыкны саклар өчен илдә
Үтәр алар барча юлларны!
Рафит Бикташев

*****

Солдат — ил сакчысы

Яңа гына 18 тулды
Һәм чакыру килде китәргә,
Туган илне, нигезеңне саклап,
Намус белән хезмәт итәргә.
Кайда эләксәң дә, бурычыңны
Изге эш ул үтәү солдатка
Биргән антка тугры булып кал син,
Үз-үзеңне генә алдатма.
Хәрби бурыч — сынау сукмаклары
Ул җиңелдән булмый кемгә дә,
Махсус каршылыклар аша үтү
Авырлыклар күпләп килгәндә.
Солдат теле белән сөйләшкәндә
Сынай аша ныгый аралар,
Сыналганнар, бурыч үтәгәннәр
Ир — егетләр булып калалар.
Корал тотып, кирза итек кию
Майлы ботка ашау тугел ул,
Туган илгә дошман янаганда
Һәрчак уяу, һәрчак сизгер бул!

Гузалия Файзуллина

*****

Сугыш

Кемнәр аны чакырды,
Сызылып таңнар атканда?
Җәйнең июнь азагында,
Халык йокыда ятканда?
Кемгә кирәк булды ул,
Ник безнең илгә керде?
Ачы сагыш китереп,
Җиллләр дулатып йөрде?
Җимереп ватып, төзелгәнне,
Челпәрәмә китерде.
Кызыл кандай җеп белән,
Кайгы — хәсрәтләр үрде.
Яшь кенә егетләрнең,
Өзде соңгы сулышын.
Ходай биргән гомереннән,
Ертып алгы язмышын.
Ятим итте балаларны,
Калдырып әни, әтисез.
Яшь кенә йөрәгенә,
Тидертмичә назлы сүз.
Үтсәләр дә күп еллар,
Аның килгән көненнән.
Һәр кешенең исендә ул,
Һич югалмас хәтердән!
Кемнәр аны чакырды,
Сызылып таңнар атканда?
Җәйнең июнь азагында,
Халык йокыда ятканда?

Алмаз

*****

Похожие стихи

nashi-stihi.ru


Смотрите также



© 2011-
www.mirstiha.ru
Карта сайта, XML.