Какие есть стихи про любовь на татарском языке


Татарские стихи про любовь

Х х х

Җаны чыккан төссез карга басып

Заман буйлап атлап киләмен.

Әй ялыктым быел кышларыннан,

Салкыннардан шундый җиләдем.

Ә бит сагынып көтеп алган идем,

Кар сафлыгын, татлы кыш исен...

Ирексездән җан асрыйсым килми,

Эх, яшисем килә, яшисем.

Мәхәббәтсез пар шикелле көннәр,

Җаны чыккан төссез кар кебек...

Бер ашкыну белән язны көтәм

Язларымда нидер бар кебек.

Яшь йөрәкләр ярсып көткән кебек

Саф сөюнең тәүге назларын,

Түземсезлек белән язны көтәм...

Көтә микән мине язларым...

Х х х

Карлар ява... Аккош мамыгыдай...

Ап-ак карлар – безнең ак күңел...

Безнең сөю, өмет...

Тик дөньяда

Карлар ява торган чак түгел.

Хаталана хәтта тәбигать тә

Аң җитмәслек көче белән дә -

Ябалаклап ап-ак карлар ява...

Карлар ява... яшел үләнгә...

Соңлап килгән сөю сагышлары

Карашларга чыга саркылып.

...Үзебезгә урын табалмыйбыз,

Челләләрдә яуган кар кебек.

Карлар ява... Аккош мамыгыдай...

Х х х

Синең янда бераз бөек идем

Хәтта бераз алла идем мин...

Чөнки Сиңа, Җиргә, Кешеләргә

Сөю белән яна идем мин.

Ә хәзер кем?!.

Фани дөньяларда

Тынлык тапмый йөргән өрәк мин...

Сиңа, Җиргә, Кешеләргә түгел,

Үземә дә хәтта киәкмим.

Х х х

Мин кабызган ялкын сүнгән инде...

Хисләреңне акыл җиңгән инде...

Моң пәрдәсе ябып куйган инде

Сөю нуры сипкән күзләреңне.

Мин үзем дә синең сыман инде...

Хыял канатларым сынган инде...

Синең сыман эчтән сызам инде...

Безнең җаннар әлдә чыдам инде...

Х х х

Бер карасаң, син беркем дә түгел...

Бер карасаң, бөтенесе дә -

Бу дөньяның бөек Сафлыгы да,

Гөнаһы да, 

Үкенече дә...

Алдану

Ә мин сине үзем хасил иттем...

Ал хыяллар белән бизәдем...

Зур мәхәббәт белән алыштырдым

Миңа битарафлык дигәнен.

Ачыграк гәүдәләнсен өчен

Миңа булган тирән хисләрең,

Күзләреңә - өмет чаткылары,

Ә йөзеңә сагыш өстәдем.

Елмаюлы синең иреннәргә

Ымсындыргыч сихри наз бирдем.

Күңелеңә - минем янда гына

Балкып китә торган яз бирдем.

Миннән башка үткән көннәреңә

Ятлар күләгәсе төшердем.

Татлы төннәреңә икебезне 

кавыштыра торган төш бирдем.

Мин бит сине үзем хасил иттем

Мәхәббәттән, якты ялганнан...

...Хакыйкатькә ышанасым килми,

Алданасым килә... Алданам...

Х х х

“Синнән генә торса иде дә бит...”

Бар да миннән генә тормый шул...

Хыялларның үткен кыйпылчыгын

Йөрәгеңә кадый – тормыш ул.

Миннән генә торса иде дә ул...

Синнән генә торса иде дә...

Киереп ачып куяр иде тормыш

Капкаларын ике тилегә.

Кадерләрен белер идек микән?

Белмәс идек... Без бит юләрләр...

Без җәннәткә капкалардан түгел,

Киртә аша кереп өйрәнгән.

Шуңа күрә, мәхәббәт тә безгә

Газапларга төреп бирелә...

.. Синнән генә торса иде дә ул...

Миннән генә торса иде дә...

Х х х

Минем язмыш, гүя, салмыш егет,

Һәрбер хәрәкәте ялгыш кебек.

Аймылышкан еллар... Мин эзләгән

Эзләреңне киткән сагыш күмеп.

Сагышлардан сагышларга гомерем...

Киләчәк тә исе таныш кебек...

Ник бу язмыш язмыш төсле түгел,

Ник бу язмыш тоташ каргыш кебек.

maratkabirov.com

Стихи на татарском языке

Стихотворение на татарском

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

Габдулла Тукай

Перевод на русский

Пара лошадей

Погоняет кучер лихо пару резвых лошадей,
Еду я в Казань навстречу жизни будущей моей.
Летний вечер. Яркий месяц ровно льёт лучистый свет,
На деревьях чуть заметен ветерка дрожащий след.
Тишина мне навевает долгих мыслей череду,
Дрёма мне смежила веки, убаюкав на ходу.
Раз, глаза открывши, вижу местность новую вокруг,
Лес другой, чужие сёла, ах, да как же это вдруг!
Скрылось с глаз всё, что недавно различал ещё легко,
Крыши, башни, милый город, ты теперь уж далеко.
Неужели край знакомый, дом обжитый позади,
Где я столько передумал, столько выносил в груди?
Скушно мне, тоскливо стало, и болит душа моя,
И товарища нет рядом, двое нас, печаль да я.
Затянул бы, что ли, кучер песнь протяжную свою
Про красавиц, их наряды, грусть развеял бы мою.
Не хватает мне чего-то, в сердце смута, теснота,
Нет родных моих со мною, сирота я, сирота!
Кто они мне эти люди, Мингали, Бикмухамет,
Биктимир ли, Бикмулла ли, никого не знаю, нет!
Жить с любимыми в разлуке, на чужбине одному
Всё равно, что не увидеть больше солнце и луну.
От тяжёлых этих мыслей я поникнул головой
И из глаз ручьями слёзы полились сами собой.
Вдруг я слышу громкий голос: “Эй, шакирд, вставай же, встань!
Вот она перед тобою ненаглядная Казань”.
Встрепенулось моё сердце, и в душе зажглись огни:
– Н-но, поехали! Эй, кучер, поскорей в Казань гони!
Приглашает всех к намазу первый утренний азан.
О Казань! Мечта и гордость! Лучезарная Казань!
Вот они, где наших дедов, наших прадедов дела,
Где не раз душа поэтов свет надежды обрела.
Здесь науки, здесь искусства, просвещенья вольный мир,
Здесь живёт моя голубка, моя гурия, кумир!

Стихотворение на татарском

Кызыл Ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Ьәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».

Муса Джалиль

Перевод на русский

Красная Ромашка

Лишь лучи лугов коснулись –
Все ромашки встрепенулись,
На подруг глядят с любовью:
«С добрым утром!
Как здоровье?»

Тихо гладит на рассвете
Лепестки ромашек ветер,
И заря росою чистой
Осыпает луг душистый.

Что за счастье — так качаться,
Невзначай подруг касаться!
Только вдруг случилось что-то,
На цветы легла забота:

Это девочка-ромашка
Загрустила — вот бедняжка!
Не белы её обновы,
Лепестки её багровы.

Как одна, ромашки луга
Все похожи друг на друга.
Отчего ж оделась эта
В лепестки иного цвета?

Окружили всей гурьбою:
— Что же, девочка, с тобою?
Мы белы, а ты багряна,
Это странно, очень странно...

И ромашка им сказала:
— В страхе я всю ночь
дрожала.
Здесь солдат в разгаре боя
Защитил меня собою.

На рассвете вражьи пули
По плечу его хлестнули,
Но не чувствовал он боли,
Все враги остались в поле!

Лепестки мои багряны —
Это кровь его из раны,
Я в кумач теперь одета,
Как Чулпан — звезда
рассвета.

И пошёл он снова биться.
Кровь его во мне струится,
Алой звёздочкой горю я,
На заре о нём тоскуя.

Стихотворение на татарском

Синен кебек

Кемдер колэ синен кебек,
Кемдер синенчэ йори,
Кемдер назлы сузлэр эйтэ,
Син сойлэгэнне сойли.
Лэкин берсе дэ тоннэрен
Син булып тошкэ керми,
Ялгышып кына берсе дэ
Синенчэ дэшэ белми!

Перевод на русский

Как ты

Кто – то смеется как ты,
Кто – то ходит как ты,
Кто – то говорит ласковые слова,
То, что ты говоришь говорит.
Но ни кто по ночам
Не приснится так же как ты,
И нечаянно даже никто
Не окликнет меня как ты!

Стихотворение на татарском

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Габдулла Тукай

Перевод на русский

Родная деревня

Стоит деревня наша на горке некрутой.
Родник с водой студеной от нас подать рукой.
Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я все в краю моем.

Здесь бог вдохнул мне душу, я свет увидел здесь,
Молитву из Корана впервые смог прочесть,
Впервые здесь услышал слова пророка я,
Судьбу его узнал я и путь тяжелый весь.

Запомнились навеки событья детских лет,
Нет времени счастливей, забав беспечней нет.
Я помню, как, бывало, по черной борозде,
Шагал со старшим братом я за сохою вслед.

Я многое увижу, — ведь жизнь еще длинна,
И ждет меня, наверно, дорога не одна.
Но только, где б я ни был и что б ни делал я, —
Ты в памяти и сердце, родная сторона!

Стихотворение на татарском

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Габдулла Тукай

Перевод на русский

Родной язык

Родной язык — святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Качая -колыбель, тебя мне в песне открывала мать,
А сказки бабушки потом я научился понимать.

Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль,
ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.
Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил творца:
— О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца.

Стихотворение на татарском

Җиңү көне

Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсеңлә, кала сөзелеп
Бөрөләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
Салмак кына атлый ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Чыңлап җыр сузылар узара
Чал тарихка кергән батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?!

Гузалия Файзуллина

Перевод на русский

День победы

Весенние дни, которые принесли с собой Победу
Каждый раз ждут с нетерпением.
Ветераны, встречающие этот праздник,
Будто, с течением времени
Переполненные надеждой
Все еще чего-то ждут.
Поле боя, все равно напоминает
Сколько оборвалось жизней.
Неспеша идут ветераны,
Держа дух победы в своих руках.
Проженный воздух все еще в воспоминаниях
Стоит как пропасть на их пути.
На груди ордены, медали,
Звеня слышны как песни
Героев, вошедших в историю
Как увековечить их жизни?!

tatar-republic.ru

Кояшым минем! 20 ласковых обращений к любимому человеку на татарском

1. Матурым (минем)!

Пожалуй, самое распространенное обращение на татарском. Применительно, в первую очередь, к своей паре, но можно использовать и по отношению к любому человеку, к которому вы хотите показать хорошее расположение.

Матур – красивый/красивая, обращение так и переводится: "красивая (ый) ты моя (мой)". Обращение можно использовать как со словом "минем", так и без него.

2. Кадерлем (минем)!

Кадерле – дорогой, ценный, драгоценный... Только подумайте, как красиво обратиться так к близкому человека! Кстати, любая открытка близкому человеку на татарском так и начинается: "Кадерле ...!"

3. Сөеклем (минем)!

"Сөю" означает любить. Сөекле – это любимый, милый. Добавляем сюда притяжение "мой", и получаем красивое обращение к любимому человеку.

4. Йөрәк маем!

Казалось бы, совершенно неромантичная фраза, ведь май это масло. В дословном переводе – "масло моего сердца". Но нет, данная фраза переводится как "мой милый, моя душа". Вероятнее всего, фраза возникло от диалектального использования слова "маем" (кадерлем, җаным).

Короче говоря, очень красивая фраза, пользуйтесь на здоровье, без всякого смущения :)

5. Кояшым (минем)!

Какое сравнение может быть красивее, чем сравнение с солнцем (кояш – солнце)? Особенно, когда говорят, что вы чье-то персональное солнце.

Можно повысить градус нежности, сказав "кояшкаем" (уменьшительно-ласкательная форма).

6. Фәрештәм (минем)!

Ещё одно ми-ми-ми, ведь фәрештә переводится как "ангел". Мой ангел, мой ангелочек это прекрасно, так ведь? Кстати, обращение можно использовать и по отношению к неограниченному количеству людей, имея ввиду "помощник, ангел-хранитель" и т.д., если вы хотите подчеркнуть важную роль людей в вашей жизни.

7. Җаным (минем)!

Всё просто, җан – это душа, отсюда и фраза "моя душа". Используется по отношению ко всем, кого вы любите (семья, родственники, друзья...)

8. Бәгърем (минем)!

У слова "бәгырь" поэтическое значение "душа, сердце". Отсюда и ласковое обращение "милый мой, сердечко моё". Интересно, что происхождение этого выражения связывают со словом "бавыр" (печень), ведь раньше его считали самым важным органом.

Другие вариации фразы: "бәгырькәем" или "бәгырь кисәгем".

9. Минем бердәнберем!

Единственный мой, или единственная моя. Здесь, пожалуй, даже нечего пояснять. Приведём лишь фразу "син генә куанычым, син генә бердәнберем"лишь ты моя радость, лишь ты моя единственная(ый).

10. Ягымлым (минем)!

Ягымлы – это милый, приятный, обаятельный... Очень часто в татарских песнях и стихах можно услышать словосочетание "ягымлы караш" (ласковый взгляд). Красивая фраза, можно использовать часто!

11. Алтыным (минем)!

Переходим к минералам, и это не шутка. Ведь алтын переводится как "золото". Обращение переводится как "моё золотцо, золотой ты мой".

12. Күгәрченем (минем)!

Сравнение с голубем не всегда кажется нормальным, но так сложилось, что и в татарском, и в русском существует такая фраза как "голубка моя".

13. Минем аккошым!

А вот сравнение с этой птицей кажется уже более адекватным, и используется в татарском не реже. Аккош – лебедь. Красиво звучит на татарском, правда ведь?

14. Акыллым (минем)!

Акыллы – умный, и этим всё сказано. Фразу можно использовать как к любимому человеку, так и ко всем, чьи действия кажутся нам разумными, правильными. Но будьте осторожны, фраза "акыллы да инде" в саркастичном тоне будет иметь обратное значение!

15. Җанкисәгем (минем)!

Что такое җан (душа) мы уже изучили, а вот җан кисәгем дословно переводится как "часть души". Говоря кому-то "минем җанкисәгем", мы подразумеваем, что частичка нашей души принадлежит этому человеку.

16. Иркәм!

Иркә – ласковый, нежный. Фраза используется как по отношению ко второй половинке, так и ласково по отношению ко всем близким, кем мы дорожим.

17. Күңел нурым!

А вот ещё одна поэтичная фраза. Күңел это внутренний мир человека, его душа и сердце в переносном значении. Нур же переводится как свет, сияние. Вот и соединяем фразу в значение "свет моей души".

18. Җимешем (минем)!

А эта красивая фраза отталкивается от значения слова "җимеш" – фрукт, плод. На русском фраза "мой фруктик" звучит не очень, но на татарском оно звучит весьма органично, просто поверьте :)

19. Сандугачым / былбылым!

Вернёмся к нашим птицам. Ещё один ласковый вариант обращения к любимым сравнить их с соловьём. Соловей на татарском: сандугач или былбыл (второй вариант более поэтичный).

20. Бәбкәм (минем)!

А эта фраза применяется скорее к детям, людям значительно младше вас. "Бәбкә" – птенец (часто гусёнок или утёнок). Таким образом взрослые часто ласково обращаются к детям. Можно и подколоть кого-то из друзей, обозначив себя "более старшим, разумным" человеком.

*****

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!

Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: [email protected]

Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​

www.azatliq.org

Яратам! 10 способов признаться в любви на татарском

1. Мин сине яратам.

Безусловно, самая главная фраза. Мин сине яратамЯ тебя люблю. Если вы хотите сказать, что любите, например, своих друзей, то скажете "Мин сезне яратам" (Я люблю вас).

Можно добавлять в фразу и другие слова. Например: "мин сине нык яратам" (нык – очень). Если вы романтик, то вот вам ещё вариант: "мин сине бииииик нык яратам" (очень-очень).

2. Минем гыйшкым – синдә.

Поэтическая фраза подходит для признания в любви. Переводится как "моя любовь принадлежит тебе". Каждый день так говорить вы будете вряд ли, но для красивого признания подойдёт.

Есть красивая, тоже поэтическая фраза "гыйшык төшү", что означает влюбиться в кого-то. А вот и полезная поговорка: "гыйшыклык бер уттыр, кабынса сүндерү юктыр" (влюбленность – как огонь, если загорится, то не погасить).

3. Мин сиңа гашыйк.

Красивая фраза, которая означает "я влюблён в тебя". Поосторожнее с ней, этой фразой разбрасываться нельзя :)

"Гашыйк" переводится как влюблённый, любящий. Гашыйк булувлюбиться, гашыйк егет (кыз)влюбленный(ая) парень (девушка).

Если добавить оканчание -мын, то получится красивая поэтическая форма "Мин сиңа гашыйкмын". Вот ещё интересная фраза: "бер-беренә гашыйк күңелләр"любящие друг друга сердца.

4. Мин инде күптән мәхәббәт утында янам.

Внимание, а вот с этой фразой точно надо быть осторожнее. Мәхәббәт утында яну гореть в пламени любви, вся фраза переводится как "я уже давно горю в пламени любви".

Фраза красивая, бесспорно, но она выражает уж очень сильную привязанность.

5. Синсез яши алмыйм.

"Жить не могу без тебя" – тоже достаточно распространенная фраза для бесповоротно влюбленных людей.

Можно поиграться с разными креативными вариантами, наподобие: "синсез чәем чәй түгел" – "без тебя чай не чай" (как по-татарски звучит, да?), "синсез йокым йокы түгел" – "и сон не сон без тебя" и т.д. Тут уже на что хватит вашей фантазии и юмора.

6. Син минем сөйгәнем.

Сөю – ещё одно слово, обозначающее любовь. Сөйгән любимый, например: "сөйгән кешесе бар"у него(неё) есть любимый человек. Нашу же фразу можно перевести как "ты моя любовь".

Вот вам еще две фразы с этим словом. Сөю газаплары –​ это муки любви. А также есть татарская народная мудрость: "сөймәс кеше көймәс" –​ ​"не любит, так и не горюет​", эту фразу оставляем без комментариев :)

7. Күңелем сиңа тарта.

Здесь всё просто: күңел – это душа и (в переносном смысле) сердце. Вот и получаем, что "моя душа тянется к тебе". Красивое выражение.

Вот еще несколько фраз со словом күңел, которые могут пригодиться: "күңел җылысы"душевная теплота, "күңел белән дә, тәне белән дә"и душой, и телом, "күңел җиңеләю" – полегчать на душе.

8. Сине үлеп яратам.

Ещё одна фраза душевной боли. Үлү – умирать, отсюда и фраза "я до смерти тебя люблю" (в значении очень сильно). Вообще, не сказать, что советуем так говорить, но такое выражение есть. Еще вариант: "сине үлгәнче яратам" (люблю тебя до смерти).

Лучше уж говорить про любовь, чем про смерть, согласны?

9. (Сине күргәндә) күбәләкләр оча.

Күбәләк – это бабочка. Вся фраза переводится как "видя тебя, порхают бабочки". Красивая, поэтическая фраза, но опять-таки, каждый день так не скажешь.

А ещё в татарском есть выражение "күбәләк күңел" (досл.: душа бабочки), что означает "влюбчивая душа".

10. Йөрәк маем, син миңа бик кадерле!

Закончим нашу подборку красивейшей фразой. Йөрәк маем – ласковое обращение, оно означает "бальзам для моего сердца". Син миңа бик кадерлеты мне очень дорог(а). Тоже очень нужная фраза, как для влюбленных, можно использовать и для родных и друзей.

Для тех, кто дочитал наш материал до конца, есть небольшой бонус: 5 вариантов лаского обращения в татарском языке. Пользуйтесь на здоровье!

Бонус: 5 вариантов для лаского обращения в татарском

  • кадерлем (минем) – (мой/моя) дорогой(ая)
  • сөеклем (минем) – любовь моя
  • бәгърем – милый(ая) мой(я)
  • фәрештәм (минем) – мой ангел
  • кояшым (минем) – солнце моё
  • җаным (минем) – душа моя

Полезный материал? Изучайте татарский язык вместе с проектом "Әйдә! Online"! Онлайн курсы разговорного татарского, адаптированные тексты, новости с подстрочным переводом, видеоуроки и аудиокурсы, тесты и многое другое!

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

www.azatliq.org

Татарские стихи. Татар телендә шигырьләр – Стихи на татарском языке на все случаи жизни

Совет солдаты кабере янында

 

Мин җырламыйм каберең ташы турында,—
Җырлыйм яшәү моңын.
Вакыт үткән белән бозылмый бер дә
Синең елмаюың.
Ташың тора,— зыян юк аның һич.—
Ул гаепле түгел…
Кара күзле болгар хатын-кызларын
Үзеңә тартасың гел.

Тын, чал аналар да, гитаралар да
Моңлы, сабыр-салмак:
Сөйләмиләр синең үлемең турында,—
Мәңге янар якты көнең турында
Яд итәләр, солдат!

*****

Ветеран

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.

Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!

Нур Ахунов

*****

Кайтыгыз солдатлар

Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.

Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.

Венер Фәттах

*****

Тынгы бармы

 

Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.

Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…

Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!

Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…

Минко Лалев,
болгар шагыйре

Нури Арсланов тәрҗемәләре

*****

Читать далее →

tatarskiestihi.ru

Стихи о любви на татарском

 Сер

Ничә еллар беләм. Син, барыбер,

Минем өчен бетмәс сер, дисең.

Никадәрле мине беләсең син,

Шулкадәрле мине белмисең…

Мин үзем дә әле үземне бик

Тулысынча белеп бетермим…

Бер карасаң, бәхет китерәм мин,

Бер карасаң, берни китермим.

Бер карасаң, бик тә акыллымын,

Бер карасаң, артык тилемен…

Бер карасаң…

Тик бер карау өчен

Туган кеше мени инде мин?!

Мин бер карар өчен яшәмәдем,

Бер карама миңа, мең кара.

Меңәр тапкыр меңнәр карасаң да

Ачылырга торган сер кала.

Ничә еллар беләм, син, барыбер,

Минем өчен бетмәс сер, дисең…

Ничә еллар мине белсәң дә син,

Ничә еллар мине белмисең…

1998 

Кичер мине

Беләм…

Ерак китә алмасымны беләм

Синең рәнҗеш үпкәләрең белән…

Ачуланма миңа, үпкәләмә,

Гафу ит син мине, зинһар, кичер

Җилләренә бөгелмәгән өчен,

Давылына җиңелмәгән өчен…

Бөгелеп-сыгылып алган ягымлылык,

Җиңелүләр биргән җиңеллек

Читләп үтте.

Мин — җиңүләр өчен.

Авырлыктан башка җиңү юк.

Мин үземә үзем патша булдым, 

Мин үземә үзем кол булдым.

Көрәшләрдән арып егылмадым,

Җиңүләрдән арып егылдым.

 

Җиңеллекләр эзләү кирәк булган,

Җиңеллекләр! Түгел җиңүләр…

Белмәгәнмен шуны һәм белергә

Теләмәгәнмен дә мин, юләр.

Беләм…

Ерак китә аласымны беләм

Үзем сайлап алган юлым белән.

Ачуланма миңа, үпкәләмә

Җиңеллектә яшәтмәгән өчен.

Газапларны үзем җиңәрмен мин,

Көрәшләрне, җиңүемне кичер.

Иң бәхетле чакларымны кичер.

1998 

Х х х

Мин кайчандыр синең күңелеңдә

Сөю дигән учак кабыздым.

Янды учак, ләкин түзәлмәде

Зәһәренә җилнең-давылның.

Канны кайнатудан әкерен генә

Җанны җылытуга ул күчте.

Һәм төтенгә калды юл чатында

Хуш мәңгегә дигән кул төсле.

Төтеннәрнең аръягында калды

Иң бәхетле, татлы минутлар.

Ул минутлар кабатланмас инде,

Кабат янмас инде ул утлар.

Шул чакларны кайтарасым килә,

Могҗизалар килә табасым..

Миңа бары синең утлар кирәк,

Кирәк түгел утның яңасы.

Могҗизалар көтәр чагым үткән,

Могҗизалар көткән чакларым.

Үткәннәргә борылып карый-карый,

Киләчәккә киткән чакларым…

1998

maratkabirov.com

Татарские стихи -Котлау сайты

Праздник, это непременно веселье, хорошее настроение, звон бокалов и поздравления, отличная возможность показать себя в компании, как человека веселого, находчивого и щедрого на красивые комплименты. Подавляющее большинство людей поздравления на национальных языках производят поиск на русском языке. В поисковик вбиваются, слова: стихи на татарском языке, стихи про татарский языктатарские стихи и тому подобное. Так же очень много запросов на татарском языке с русской раскладкой клавиатуры, например: шигырьлэр, балаларга шигырьлэр, Татарча шигырьлэр. Понятно, что не во всех регионах нашего необъятного земного шара люди имеют возможность обучаться на татарском языке.  Язык своих предков, татарский язык знают от родителей, бабушек – дедушек. Как говорится из уст в уста. Как и всякий другой язык, татарский язык имеет свои отличительные черты, в татарском алфавите 39 букв, в русском алфавите 33 .

Исходя из всего выше сказанного и как говориться, «по многочисленным просьбам поздравляющих»  для удобства, решили опубликовать поздравления на татарском языке с русской раскладкой. Кому удобнее читать на татарском языке, можете переходить на страницу с татарской раскладкой по этой ссылке:

Татарча шигырләр күчәргә >>>

 

Стихи на татарском языке
Шигырьлэр

Очрашырбыз мин омет итэм.

Мэнге сунмэс сою хислэрем.

Килерсен дип хаман мин котэм.

Кавышырбыз бэлки без,иркэм.

***

Гомерлеккэ бергэ булырбыз дип

Омет утын узен бит яктын.

Яшьлегемнен сонгы таннарында

Сунмэс хислэр миндэ уяттын.

 

 

Жылы янгыр ява…

Жылы янгыр…

Тик кунеллэр генэ яралы.

Эретэ алмас аны жылы янгыр

Хэтта жэйнен сихри кичендэ…

Югалды ул сою,сунде мэнгелеккэ

Янмас бутэн безнен учаклар!

Мин синеке тугел,син минеке…

Яусын эйдэ жылы янгырлар.

 

 

Синнән башка яши алмас кебек идем…

Сиздең-биздең,

Йөрәгемне

Ут алды…

Җәйләр-яшел, көзләр-

Сары иде,

Боз-карашың җыйгач,

Төсләр буталды…

 

Бер тамчы су юл ярамы? Ә мин ярдым!

Синең сазлык-минем эзгә

Бизәлгән.

Агуланган кайнар каным, агуланган

Учын хәнҗәр белән телгән

Исәрдән…

 

Син көлерсең, иреннәрең

Җилне убәр.

Аңламадың сөю йоткан

Гашыйк хәлен.

Миннән башка үләр дигәнсеңдер, ә мин

Сине күрер өчен бераз

Яшим әле!!!

 

Мин ярата идем сине,

э син хэтта мине белмэден.

кузлэремэ тутырып карасан да,

яшерен мэхэббэтне сизмэден.

 

синен исемен hэрчак кунелемдэ

куз алдымда уйчан кузлэрен

элеккечэ колемсерэп мина

карап торган кебек узлэре.

 

очраштырды безне саф мэхэббэт

кавыштырды Шэле юллары

тик hаман аерылмасын иде

арабызда тормыш юллары…

 

 

Язлар алып килден тормышыма,

Э мин хаман коздэ калганмын.

Анламыйча синен сузлэренне

Уз хислэрем белэн янганмын.

Син дэшкэнсен мине яшел язга,

Мин чакырдым алтын коземэ.

Белмэдем бит, алдан белалмадым

Кыен булачагын уземэ.

Син козлэрне кабул италмадын,

Э мин язга никтер кермэдем.

Икебездэ ике йорэк типкэн,

Нигэ моны алдан белмэдем?

Бергэ булу безгэ язмагандыр,

Без икебез ике торлелэр…

Син язларда калдын – мин козлэрдэ,

Чэчэк атмый шинделэр голлэр…

 

 

Салкын куллар, төссез күзләр

һәм таш йорәк…

күңел үлгән, хатирәләр

калган дөрләп…

бу дөньяда сиңа тагы

нәрсә кирәк?

бернәрсәдә… аңлаучылар

аны сирәк…

тик таш йөрәк тибә салмак кына

акрын көйгә…

караңгылык баса аның уен

көндә, нигә?

күңеленә син берүк бүтән

инде тимә,

кулларыннан тотып аңа:

“СӨЯМ СИНЕ димә…

онытылган инде назлар,

калган сагыш,

төшкән аңа ахры олы ачы

каргыш…

адашты,югалды, буталды

бу тормыш,

боргаланган сукмак буйлап

атлап барыш…

алда юл юк, алга таба

баралмый,

безгә дә чит, монда да ул

калалмый…

кая бара ул, үзе шуны

аңламый

күзләреннән яшьтә таммый,

ул еламый…

 

 

Купме еллар,син,диеп,янам да коям.

Тик сине,сине генэ озелеп соям.

Эмма син анламыйсын,курмисен,нигэ?

Ах,бу ялкынлы кунел ник шулай соя!?

Исеменне,бэгерем,армый кабатлыйм,

Сине искэ алмыйча йокларга ятмыйм.

Сине генэ,сандугачым,кунелем тоя,

Йорэгемдэ коргансын гомерлек оя.

Озгэлэнэ йорэгем тан алларыннан,

Эзлэп китэрдэй булам ил юлларыннан.

Ник син дэ юксынмыйсын,соелем минем?

Мин бит синен язмышын,бэхетен синен…

 

 

Нигэ элек белмэдем, курмэдем

Бу доньяда син барын

Аерылып киту кыен, узендэ белэсен

Яннарыннан китэ белэн килэ сине курэсем

 

Аппагым дип кон очендэ

Ничэ эйтэм икэн санамадым

Шулай йорэк яралатып

Беркемнедэ соеп карамадым

 

Хэллэренне белер очен генэ

очып килер идем акыллым

Хэлен ничек? армадынмы? диеп

сорар очен генэ алтыным

 

 

Йорэгемэ кат-кат эйтеп карыйм,

Уйлама дим аны, яратма!

Тик нигэдер ул узенчэ эшли

Ни очендер сине ярата.

Бер минут та сине уйламыйча

Тора алмый якты доньяда.

Синен исем белэн тан аттыра,

Э кичлэрен син дип моная.

Нигэ икэн синнэн башкаларга

Бикле анын серле капкасы.

Нигэ, нигэ дигэн сорау белэн

Шакып карый анда барчасы…

Э йорэккэ эмер биреп булмый,

Син дип яши, сина жан ата.

Бергэ булмасак та ометлэнэ,

Ул барыбер сине ярата…

 

Ярат мине жаным чын кунелдэн,

карамыйча чит-ят кузлэргэ.

Мин яратам сине чын йорэктэн,

тик ышанма гайбэт сузлэргэ.

Аерырга безне телэучелэр

конлэшулэр бездэн куп булыр.

Без тин тугел онытыйм аны диеп,

уйлаган чагында куп булыр.

Авырлыкны жинэрбез без икэу

инне-ингэ куеп барганда.

Йорэклэрдэ мэнге сурелмэслек,

сою ялкыннары янганда.

 

мэхэббэт ул шундый нэрсэ:

Кузлэрне сукырайта

Яхшылыкка юлларны

ул бораз якынайта.

мэхэббэт ул шундый нэрсэ:

Йорэкне урлап китэ

Э аннары телэгэнчэ

Ул безне кол итэ.

мэхэббэт ул шундый нэрсэ:

Эллэ ник монландыра

Э узе кунеллэрне

Тилертэ,шатландыра.

мэхэббэт ул шундый нэрсэ:

Очкын коя йозлэрдэн,

Э кайчакта киресенчэ

Яшьлэр агыза куздэн.

мэхэббэт ул шундый нэрсэ:

Аны хэркем кичерэ,

Тик шулайда ни икэнен

Кайсыгыз мина анлатып бирэ?

 

Татарча шигырләр күчәргә >>>

kotlausaite.ru

стихи+о+любви — с русского на татарский

  • Стихи Катулла к Ювенцию — Ювенций имя адресата ряда любовных стихотворений римского поэта Гая Валерия Катулла, из которых исследователи делают вывод о бисексуальности автора [1]. Хотя в Риме действительно существовала фамилия Ювенции, но имя условно и ассоциируется с… …   Википедия

  • Сны о любви — Сны о любви …   Википедия

  • БГ (стихи — БГ (стихи, песни) БГ. Стихи,песни Альбом Бориса Гребенщикова Дата выпуска 1993 …   Википедия

  • БГ (стихи, песни) — БГ. Стихи,песни …   Википедия

  • Список песен на стихи Леонида Дербенёва — Содержание 1 А 2 Б 3 В 4 Г 5 Д …   Википедия

  • ДУХОВНЫЕ СТИХИ — в рус. народной культуре совокупность музыкально поэтических текстов, объединенных христ. тематикой. Традиционно Д. с. называют «стихи», а печатные или рукописные собрания стихов «стиховники» или «стихарники» (в старообрядческой среде). Термин «Д …   Православная энциклопедия

  • Монолог о любви — Жанр Музыкальный …   Википедия

  • Я ненавижу истории любви — आई हेट लव स्टोरीस Ж …   Википедия

  • О любви (альбом Чиж & Co) — У этого термина существуют и другие значения, см. О любви. О любви Студийный альбом Чиж Co Дата выпуска 1995 З …   Википедия

  • Чёрная роза — эмблема печали, красная роза — эмблема любви (альбом) — Это статья об альбоме. О фильме см. Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви (фильм) Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви Альбом, Сборник «Аквариума» Дата выпуска 1990 …   Википедия

  • Черная роза - эмблема печали, красная роза - эмблема любви (альбом) — Это статья об альбоме. О фильме см. Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви (фильм) Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви Альбом, Сборник «Аквариума» Дата выпуска 1990 …   Википедия

  • translate.academic.ru

    Габдулла Тукай - Татарским девушкам: читать стих, текст стихотворения поэта классика на РуСтих

    Мне по нраву изгиб ваших тонких бровей,
    Завитки непослушные темных кудрей.
    Наши тихие речи, что сердце влекут,
    Ваши очи, прозрачные, как изумруд.
    Ваши губы, что слаще, чем райский кавсар,
    Чья улыбка — живущим как сладостный дар.
    Я люблю вашу стройность, движений красу,-
    Без корсета любая тонка в поясу.
    А особенно груди — они так нежны,
    Как два солнца весенних, две светлых луны.

    Вас за белые шеи люблю обнимать,
    В ваших юных объятьях люблю замирать.
    О, как трогательны этот «джим», этот «мим»
    В вашем лепете сладком: «дустым» и «джаным»!
    В вас любезны не меньше мне, чем красота,
    Целомудренность гордая и чистота.
    И настолько мне мил ваш калфак парчевой,
    Лишь взгляну на него — и хожу сам не свой.
    Так что если ишан иль блаженный хазрет
    Прямо в рай мне когда-либо выдаст билет,
    Но коль, гурия, выйдя навстречу, как вы,
    Не украсит калфаком своей головы
    И не скажет мне: «Здравствуй, джаным!» — не войду
    В этот рай, пусть я в адскую бездну паду!
    Лишь невежество ваше не нравится мне,
    Что вас держит в затворе, во тьме, в тишине.
    Жены мулл мне не нравятся тоже ничуть,
    Вас так ловко умеющие обмануть.
    Любят вас, если нянчите вы их детей,
    Ну, а мойте полы — полюбят сильней.
    У невежества все вы берете урок.
    Жизнь во тьме — вот учения нашего прок!
    Ваша школа — с телятами рядом, в углу.
    Вы сидите, «иджек» бормоча, на полу.

    От природы вы — золото, нет вам цены.
    Но погрязнуть в невежестве обречены.
    В слепоте вы проводите жизнь, и — увы! —
    Ваши дочери так же несчастны, как вы.
    Вы как будто продажный товар на земле,
    Вы бредете, как стадо, покорны мулле,
    Но ведь вы же не овцы! Поверьте, я прав,
    Что достойны вы всех человеческих прав!
    Не пора ль отрешиться от этих оков!
    Не пора ли уйти вам из этих тисков!
    И не верьте Сайдашу, он злобою пьян,
    Он — невежда, над всеми невеждами хан.

    rustih.ru

    Стихи про осень на татарском языке

    Көзге табын-бай табын,
    Кыяр,карбыз һәм кавын.
    Телем-телем теленгән,
    Өем-өем өелгән.
    Алмалары ал төсле,
    Балкып туган таң төсле.
    Капсаң эри авызда,
    Һәр кисәге бал төсле.

    ***

    Сары яфраклар коелды,
    Җәйләр үтте, көз җитте.
    Тезелешеп җылы якка
    Күлдәге кошлар китте.
    Усак, каен, бөдрә таллар
    Яфракларын койдылар.
    Чыршы белән карагайлар
    Яшел көе калдылар.
    Җәен дә бер, көзен дә бер
    Чыршы белән карагай.
    Энәләре һич коелмый
    Кыш булуга карамый.
    Соры куян да агара
    Җиткәч суык көз көне.
    Ап-ак була соры туны
    Мамыктай була йоны.

    ***

    Башак җыйган чакта кырда,
    Кечкенә Гөлми
    Бер симез башак яныннан
    Узды иелми.
    Тук башак җирдә тик кенә
    Калмады ятып.
    Мыекларын селкеткәләп,
    Әйтте шул вакыт:
    -Ник мине, әйбәт башакны,
    Алмый китәсең?
    Икмәк кадерен белмәгән
    Бала икәнсең.
    Мин бик тә кыйммәтле бөртек
    Саф алтын кебек.
    Чәчеп үстерделәр мине
    Күпме көч түгеп.

    ***

    Урамда ак кар яуган,
    Өй түбәсе агарган.
    Агач ботаклары бар да
    Яшел күлмәген салган.
    Безнең бакчада кошлар да
    Нигәдер сайрамыйлар.
    Салкын икәнлекне сизеп
    Җим эзләргә очмыйлар.

    ***

    Бу бакчада ни үсәме?
    Бу яшелчә бакчасы.
    Үсә кыяр, помидорлар,
    Кәбестәләр – барчасы.

    ***

    Безнең бакчада үсә:
    Редис, кыяр, кәбестә,
    Шалкан, бәрәңге, кишер
    Суган, борыч, чөгендер.

    ***

    Көзге җил усал,
    Салкын булса да.
    Колак-борыннар
    Бераз туңса да.
    Куркытмый безне
    Һичбер суык җил.
    Һәрвакыт ямьле
    Безнең туган ил.

    ***

    Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,
    Озак тормас килер ак тунлы кыш та.
    Китә башлады инде бездән кошлар,
    Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

    ***

    Әтием басуга барып
    Иген ура көн саен.
    Бик сорагач алып кайткан
    Миңа да бер комбайн.
    Нигәдер ул бик кечкенә
    Үзенеке әнә дәү.
    Әнием көлә: - Хәзер,- ди –
    Урырсыз инде икәү.

    ***

    Яфрак саргайды,
    Үләннәр шиңде.
    Ашыкмый гына
    Алтын көз килде.
    Сау бул, ямьле җәй
    Хушыгыз, кошлар.
    Хәерле юллар
    Телибез дуслар.

    ***

    Үтте-китте матур җәйләр,
    Көзләр килеп җиттеләр.
    Ак каенның яфраклары,
    Саргаешып киптеләр.
    Сандугачлар, карлыгачлар
    Очып китте еракка.
    Торналар да ялга китте,
    Җылы якка, көньякка.

    ***

    Салкын җилләр исә,
    Тәрәзәгә чиртә.
    Сап-сары яфраклар
    Җиргә очып төшә.
    Сары яфрак белән
    Безнең бакча тулган.
    Кояш та елмаймый – 
    Белмим, нәрсә булган.

    ***

    Көз көннәре бик күңелле,
    Бик күп җимешләр пешә.
    Помидор, карбыз өлгерә,
    Алмалар коелып төшә.

    ***

    Үтте-китте матур җәйләр,
    Көзләр килеп җиттеләр.
    Ак каенның яфраклары,
    Саргаешып киптеләр.
    Сандугачлар, карлыгачлар
    Очып китте еракка.
    Торналар да ялга китте,
    Җылы якка, көньякка.

    ***

    Көз килде, үләннәр 
    Саргайды, шиңде.
    Сап- сары яфраклар
    Җиргә сибелде.

    ***

    Урман, кырларга
    Килде матур көз.
    Җәй үтте диеп
    Үкенмибез без.

    ***

    Сары яфраклар коелды,
    Җәйләр үтте, көз җитте.
    Тезелешеп җыллы якка,
    Күлдәге кошлар китте.

    ***

    Салкын җилләр исә,
    Тәрәзәгә чиртә.
    Сап-сары яфраклар
    Җиргә очып төшә.

    ***

    Яратам мин
    Сары төсне.
    Бөтен дөнья
    Алтын төсле.

    ***

    Уңыш җыелды
    Аккошлар китте.
    Матур көз ае –
    Ноябрь җитте.

    bugaga.ru

    стихи о любви — с русского на татарский

  • Стихи Катулла к Ювенцию — Ювенций имя адресата ряда любовных стихотворений римского поэта Гая Валерия Катулла, из которых исследователи делают вывод о бисексуальности автора [1]. Хотя в Риме действительно существовала фамилия Ювенции, но имя условно и ассоциируется с… …   Википедия

  • Сны о любви — Сны о любви …   Википедия

  • БГ (стихи — БГ (стихи, песни) БГ. Стихи,песни Альбом Бориса Гребенщикова Дата выпуска 1993 …   Википедия

  • БГ (стихи, песни) — БГ. Стихи,песни …   Википедия

  • Список песен на стихи Леонида Дербенёва — Содержание 1 А 2 Б 3 В 4 Г 5 Д …   Википедия

  • ДУХОВНЫЕ СТИХИ — в рус. народной культуре совокупность музыкально поэтических текстов, объединенных христ. тематикой. Традиционно Д. с. называют «стихи», а печатные или рукописные собрания стихов «стиховники» или «стихарники» (в старообрядческой среде). Термин «Д …   Православная энциклопедия

  • Монолог о любви — Жанр Музыкальный …   Википедия

  • Я ненавижу истории любви — आई हेट लव स्टोरीस Ж …   Википедия

  • О любви (альбом Чиж & Co) — У этого термина существуют и другие значения, см. О любви. О любви Студийный альбом Чиж Co Дата выпуска 1995 З …   Википедия

  • Чёрная роза — эмблема печали, красная роза — эмблема любви (альбом) — Это статья об альбоме. О фильме см. Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви (фильм) Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви Альбом, Сборник «Аквариума» Дата выпуска 1990 …   Википедия

  • Черная роза - эмблема печали, красная роза - эмблема любви (альбом) — Это статья об альбоме. О фильме см. Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви (фильм) Чёрная роза эмблема печали, красная роза эмблема любви Альбом, Сборник «Аквариума» Дата выпуска 1990 …   Википедия

  • translate.academic.ru


    Смотрите также



    © 2011-
    www.mirstiha.ru
    Карта сайта, XML.